Казанда «спекулянт»ларга тулы хөррият, ахрысы – күп мәртәбә кулланыла торган битлекләрнең бәяләре 85 сумнан 570 сумга кадәр күтәрелде.
Даруханәләрдә битлекләрнең бер мәртәбә һәм күп мәртәбә кулланышлысы да юк. Интернет аша эзләсәң дә, адресларның күбесендә «сатуда юк» дигән язу гына күренә яки бәяләре бик югары.
Табиблар әйткәнчә, битлекне иң элек авыру кеше кияргә тиеш. Ул төчкергәндә һәм йөткергәндә, вируслар таралу чикләнә. Сәламәт кешедәге битлек йогышлы авырулар вирусларын авыз һәм борын куышлыкларына үтеп керүен тоткарлый. Битлекләрне үсемлекләр һәм агачлар чәчәк аткан, мамык очырган вакытта кисәң, аллергиядән саклый.
Битлек юк, булса да бик кыйммәт бит, дисезме. Татар халкында «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль бар. Ташка кадак кагып азапланасы да түгел, әйдәгез, энә-җеп алабыз да битлекне үзебез тегәбез. Шушы тырышлыгыбыз белән спекулянтларны да артларына утыртырбыз.
Медицина битлекләренең стандарт үлчәме: өлкәннәргә – 175х95 мм, ә балаларга – 140х80 мм.
Ул мамык яки киҗе-мамык тукымадан булырга тиеш. Синтетик чималлар һәм тыгыз сатин тукыма кулланырга ярамый. Андый битлек һава йөрүне начарландыра, димәк, организмга зыян гына тудырабыз. Тукымадан яки марлядан тегелгән битлекне – 3 сәгатьтән, ә фабрикада тегелгәнен 2 сәгатьтән артык киеп йөрергә ярамый. Битлек тукымасын куллар белән тоткаламаска, резинкасыннан гына тотып кияргә һәм салырга кирәк.
Битлекнең стандарт үлчәме һәр кешегә дә туры килмәскә мөмкин. Шунлыктан тукыманы (тасма метрны) борын очына куеп, колакларга таба үлчәп алабыз. Урталыктагы киңлеге борын очыннан ияк астына кадәр булырга тиеш. Битлек үрнәген «ромбик» рәвешендә башта кәгазь битенә сызыгыз һәм шуның буенча тукыма кисегез. Битлекнең борын һәм ияк тарафыннан 2-3 сантиметр исәбеннән өчпочмак-уемтык кисегез. Уемтыкны теккәч, битлек «көймә» рәвешен ала. Битлек ике катлы итеп ясала, тискәре якларны эчтә калдырып, битлекләрне кушып тегеп чыгабыз. Үрнәк-өлгене һәр ягыннан 1 сантиметрга зур әзерләгез, чөнки тегү өчен 1 сантиметрдан да азрак чик калдырырга ярамый. Берничә миллиметр гына калдырып тексәгез, битлек тукымасы, юган вакытта, тегү өлешеннән сыпылачак.
Тегү машинасы белән эшләсәң, тизрәк башкарыла, әлбәттә. Борчылмагыз, инә саплап та битлекне ике кичтә тегеп бетерергә була. Әйдәгез, шкафларда яки сандыкларда яткан иске күлмәкләрдән һәм юрган-мендәр тышлыкларыннан битлек тегәргә керешәбез. Бергәләшеп битлек тегәргә тотынсак, кыйммәтле битлекләрнең бәяләре, «нефть бәясе» кебек, түбәнгә тәгәрәячәк. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар