16+

11 яшьлек студент

11 яшьлек малайлар, гадәттә, нинди була? Дәрестә укытучы аңлатканны колак читеннән генә уздырып, тизрәк урамга чыгып чабу, дус-ишләр белән уйнау турында хыяллана торган - күбегез шулай дип җавап бирсә, бер дә аптырарлык түгел. Ә менә америкалы Карсон Хьюи-Ю яшьтәшләренә охшамаган. Дөрес, ул да уйнарга ярата, тик укуын да онытып бетерми....

11 яшьлек студент

11 яшьлек малайлар, гадәттә, нинди була? Дәрестә укытучы аңлатканны колак читеннән генә уздырып, тизрәк урамга чыгып чабу, дус-ишләр белән уйнау турында хыяллана торган - күбегез шулай дип җавап бирсә, бер дә аптырарлык түгел. Ә менә америкалы Карсон Хьюи-Ю яшьтәшләренә охшамаган. Дөрес, ул да уйнарга ярата, тик укуын да онытып бетерми....

Карсонның сәләте ике яшьлек чагында ук ачыла башлаган. «Кечкенәбез китапның тулы бер бүлеген укып бетерә ала иде. Өч яше тулгач, саннарны тапкырлый-бүлә башлады», - ди вундеркиндның әнисе Кларетта ханым.
5 яшендә беренче сыйныфка барган Карсонны берәр атна укыткач, укытучылар аның монда озак тоткарланмаячагын аңлаган. Дөрестән дә, 10 яшендә малай белем бирү йортын тулысынча тәмамлап та чыккан. Менә шул вакытта әти-әнисе җитди мәсьәлә белән очрашкан да инде - укуын дәвам итү өчен улларын кайсы белем бирү йортына кертергә. «Балабызның искиткеч дәрәҗәдә акыллы булуын аңлый идек, шуңа күрә, ниндидер басым ясарга, мәҗбүр итеп укытырга теләмәдек. Карсонның үзенә сайлау мөмкинлеге тудырдык. Ул Техас христиан университетына керергә булды», - дип сөйли акыллыбашның әтисе Андре әфәнде.
Вундеркинд югары уку йортына берсүзсез кабул ителсә дә, рәсми кәгазьләрне озак кына тутыра алмый җәфаланганнар. Ник дигәндә, компьютер малайның туган елын «кабул итәргә» теләмәгән. Кабул итү һәм студентлар белән эшләү буенча декан Рэй Браунның әйтүенчә, хәзер бөтен документлар да тәртипкә салынган, Карсон укый башлаган. Кечкенә студент төркемдәшләреннән бер дә калышмый икән. «Университетта уку бик кызык. Анда нәкъ мәктәптәге кебек, тик кампус кына зуррак та, кеше генә күбрәк. Мин инде берничә студент белән дуслашырга да өлгердем», - дип белдергән малай Daily News сайтына. Аның хыяллары зурдан. Ул югары уку йортында да озак тоткарланырга җыенмый. Исәбе - 20 яшенә кадәр докторлык дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading