16+

Агачтан гаҗәеп шедеврлар тудыручы Сәлим Сәләховка: «Әйдә Финляндиягә күченеп кил, син анда иң бай кеше булачаксың», – дигәннәр (ФОТОЛАР)

Бу йортның бусагасын инде кемнәр генә атлап кермәгән дә талымлы остага нинди генә мәдхия­ләр укымаганнардыр. Ир-ат өенә керсәң - йорт-җирен, хатын-кызга керсәң, аш-суын макта, дигәннән чыгып, күңел булсынга гына әйтелгән сүзләр түгел инде бу. Мактарлыгы бар шул Сәлимнең.

Агачтан гаҗәеп шедеврлар тудыручы Сәлим Сәләховка: «Әйдә Финляндиягә күченеп кил, син анда иң бай кеше булачаксың», – дигәннәр (ФОТОЛАР)

Бу йортның бусагасын инде кемнәр генә атлап кермәгән дә талымлы остага нинди генә мәдхия­ләр укымаганнардыр. Ир-ат өенә керсәң - йорт-җирен, хатын-кызга керсәң, аш-суын макта, дигәннән чыгып, күңел булсынга гына әйтелгән сүзләр түгел инде бу. Мактарлыгы бар шул Сәлимнең.

Өенә керә-керешкә булган бар җиһаз кайсысы кырып, кайсысы катлау­лы бизәкләр уеп - бар да хуҗаның үз кулы белән ясалган. Идәннән түшәмгә кадәр дисәң, дөресрәк тә ­буладыр әле. Ул чуклап-чачаклап уеп эшләгән урындыклар, камин, шкаф, өстәлләр... Бар да бер стильдә, тулы бер композиция тәшкил итә. Әле без белмәгән-күрмәгәне, читкә киткәне күпмедер. Заманында хәтта Мәскәүләрдән, Ижаулардан зур-зур түрәләр килеп йорт җиһазы, бормалы баскычлар эшләп бирүен дә сораганнар. Бер-ике нәрсә өчен генә чыгып китүне кирәк санамаган. «Әйдә Финляндиягә күченеп кил. Син анда иң бай кеше булачаксың», - дип ымсындырып димләүчесе дә табылган.



Китмәгән. Читтә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул диюеме, аның әле дә үзе корган хан сараедай өендә эш белән юанып, ялгызы гына яшәп ятуы. Гаиләсе булган. Аерылышканнар. Күңеле бик моңланган чакларында гармунын алып җырлап җибәрер­гә дә күп ­сорамый икән. Газета-фәләндә матур шигырь укыса да, җанында шигырь бөреләнсә дә, куллары гармунга үрелә. Авыл клубында берәр чара үтә башласа да, ансыз гына булмый, диләр.



Бүгенге көндә, тәмләп кенә, бирнә сандыгы төгәлләп килүе останың. Кемгәдер атап эшләве түгел.

- Элегрәк кызын ­ кияүгә бирергә җыенган берәү: «Бик затлы сандык ясап бир, хакыннан тормам», - дип килде. Бер атна эчендә кирәк, ди. Бик тырышканда да, мондый сандыкны алай тиз генә өлгертеп булмый. Ике-өч ай вакыт китә аңа. Бу бит сиңа тимерне эретеп ябыштырып кую гына түгел. Шуңа да, вакыт булганда, берәрне ясап куярга кирәк дип тотынган идем әле, - дип аңлата ул сандык кыйссасын.



Күренеп тора: вак, затлы, «җылы» эш. Бик кыйммәттер инде мондый сандык, диешәбез.

- Мин гомер буе кешегә бушка эшләдем. Акчага гына эшләсәң, шуңа гына карап торасың, аннан соң, үзең дә сизмәстән, авыруга сабыша башлыйсың. Минем баштан да үтте андый хәл. Бәхеткә, бик тиз аңлап алдым. Акча белән бушны чиратлаштырып, тигез итеп алып барырга кирәк, шуңа күрә вак-төяк эш өчен бер тиен акча алганым юк, - ди ул, үзенең тормыш фәлсәфәсе белән уртаклашып.



Бер сүз белән әйткәндә, нәрсәгә тотынса, шуны коеп куя торганнардан Сәлим Сәләхов. Элегрәк, авылда колхоз булганда, остаханәдә итек калыплары ясаган. Ул чакта да башка районнардан ук эзләп килә торган булганнар үзен. Аның кебек бөтен җаен, нечкәлекләрен белеп калып ясау­чы сирәк, диләр. Кукмаралыларның күбесе элек-электән итек басып тормышны алып баруларын искә алганда, Сәлим гомумән дә кирәкле кеше авылда.



Осталыгы, агач-балта эше­нә кулы ябышып торуы нәселдән килә. Әтисе Галим ага да тирә-юньгә даны таралган балта остасы булган.
- Үги әтисе аны, әрәмтамак дип булса кирәк инде, сигез яшендә юлчыларга биреп җибәргән. Шул китүдән үз көнен үзе күрә башлаган, иртә балигъ булган әти. Көннәрдән бер көнне милициягә эләгеп, аны ФЗӨ мәктәбенә укырга җибәрәләр. Агач эшенә әтием шунда өйрәнә, - дип сөйли Сәлим.



Авылда мәктәп тәмамлаган Сәлим дә кем булырга дип аптырап йөрмәгән. Кечкенәдән үзе ясаган агач машина, трактор белән уйнап үскән егет тота да Казанның 16нчы һөнәр училищесына барып керә. Агачны уеп әйбер ясау һөнәрен ул шунда яшьли үзләштерә. Инде олыгаеп баручы Сәлим Сәләховның үз һөнәрен авыл балаларына да бик өйрәтәсе килә. Рөхсәт алып, түгәрәк тә оештырып карый, тик йөрүчесе генә булмый. Нишлисең, ах-ух килеп соклансак та, теләсә кемнең кулыннан килми шул мондый эш. Күрәсең, үтә дә сабырларны, талымлыларны гына сайлап ала ул үзенә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading