16+

Аңлашу

Макдоналдс. Чибәр кыз. Мине күрү белән ирененә елмаю куна.

Аңлашу

Макдоналдс. Чибәр кыз. Мине күрү белән ирененә елмаю куна.

- Саумысыз. Нәрсә аласыз?
- Биш бигмак.

- Тагын бәрәңге-фри дә теләмисезме?
- Юк.

- Ә, бәлки, кола кирәктер?
- Юк.

- Круассан?
- Юк.

- Десерт?
- Юк.

- Яхшы, ә бигмак нәрсә белән?
- Ну...

- Соус яки кетчуп?
- Юк.

- Бик яхшы соус бар...
- Юк, юк... Башка берни дә кирәкми...

Миңа булган игътибар сүрелә, кызның иренендәге елмаю шуып төшә. Мин тыныч кына заказны көтәм. Китерәләр. Кыз нидер исәпли, шуннан, зур тырышлык белән, теге елмаюын кия. Миңа төбәлә.

- Сездән фәлән сум фәлән тиен.
Мин кәшилүкне чыгарам. Һәм кинәт...
Кинәт миңа шулкадәр кызык булып тоела... Илһам килә... Аның елмаюын кабатлыйм:
- Ә сезгә кәгазь акчамы, тиеннәр беләнме?

Кызның елмаюы югала. Күзе маңгаена менә.
- Мөһим түгел.
- Яхшы, алайса, кәгазь акча. Сезгә йөзлекләр беләнме, әллә иллелекме?

- Нууу...
- Яхшы. Иллелекләр. Ә, бәлки, яртысын тиеннәр белән бирергәдер?

- Нууу...
- Сезгә бишлекләрме, әллә бер сумлыклармы?

- Ээээ...
- Илле тиенлекләр белән ун тиенлекләр дә бар. Сезгә кайсы кирәк?

- Мммм...
Тирә-яктагылар барысын да ишетеп тора. Күпләре инде ачыктан-ачык көлә башлый. Мин дәвам итәм.

- Ну, ярый алайса, банк картасы белән исәпләшербез. Мөмкинме?
- Ыһы.

- Ә сезгә нинди банк уңайлырак - Сбербанкмы, әллә...
Халык көлә.
Кыз кызара.

Мин тиешле сумманы исәпләп бирәм.
Кыз, рәхмәт укып, күздән югала.
Алкышлар.


Фото: zerofiltered.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading