16+

Ана капиталына бакча сатып алырга мөмкинме?

Казаннан ерак түгел бер бакча сатып алырга уйлыйбыз. Кечкенә генә йорты да бар. Акчабыз җитеп бетми. Икенче балабыз тугач бирелгән ана капиталын файдаланмый торган идек. Бакча алыр өчен ана капиталын кулланып буламы икән? Тәнзилә Хәйруллина, Казан. Татарстан Пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсе хезмәткәрләре аңлатуынча,закон нигезендә («Балалары булганнарга, дәүләт ярдәме күрсәтү...

Казаннан ерак түгел бер бакча сатып алырга уйлыйбыз. Кечкенә генә йорты да бар. Акчабыз җитеп бетми. Икенче балабыз тугач бирелгән ана капиталын файдаланмый торган идек. Бакча алыр өчен ана капиталын кулланып буламы икән?

Тәнзилә Хәйруллина, Казан.

Татарстан Пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсе хезмәткәрләре аңлатуынча,закон нигезендә («Балалары булганнарга, дәүләт ярдәме күрсәтү турында»гы федераль закон, №256, 2006 елның 29 декабреннән), ана капиталын торак алуга файдаланырга була. Әгәр дә сез алачак бакчадагы йорт торак бина булып санала икән, бердәм дәүләт реестрыннан моны раслаган документ алырга кирәк. Әлеге документ нигезендә, ана капиталын торак йорт алган вакытта кредитны түләгәндә дә, беренчел кертем буларак та файдаланып булачак. Әгәр дә йорт яшәр өчен яраклы булып саналмый икән, ана капиталын кулланырга рөхсәт ителмәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading