16+

Авырлыклар килсә, баш имә

Һәр әти-әни баласының дөньяга исән-сау булып тууын тели. Бу - бәхәссез! Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Фәрит абый Садыйков та һәрдаим балаларының сәламәтлеген сорап йөргәндер, әлбәттә. Сөеклесе Фәридәне очратып, тормыш корып җибәрә ул. Берсен-берсе сөешеп яшәгән ярларның мәхәббәт җимешләре булган балалары дөньяга килә. Беренче уллары Фәнис артыннан, озак та...

Авырлыклар килсә, баш имә

Һәр әти-әни баласының дөньяга исән-сау булып тууын тели. Бу - бәхәссез! Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Фәрит абый Садыйков та һәрдаим балаларының сәламәтлеген сорап йөргәндер, әлбәттә. Сөеклесе Фәридәне очратып, тормыш корып җибәрә ул. Берсен-берсе сөешеп яшәгән ярларның мәхәббәт җимешләре булган балалары дөньяга килә. Беренче уллары Фәнис артыннан, озак та...

Һәр әти-әни баласының дөньяга исән-сау булып тууын тели. Бу - бәхәссез! Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Фәрит абый Садыйков та һәрдаим балаларының сәламәтлеген сорап йөргәндер, әлбәттә. Сөеклесе Фәридәне очратып, тормыш корып җибәрә ул. Берсен-берсе сөешеп яшәгән ярларның мәхәббәт җимешләре булган балалары дөньяга килә. Беренче уллары Фәнис артыннан, озак та тормастан, икенчеләре Рәмис туа. Фәрит абый үзе урман каравылчысы, хатыны Фәридә үзләре авылында сыер савучы булып көн итәләр. Әти белән әни матур гына үсеп килүче ике малай янына тагын бер кечкенәне алып кайтырга хыялланалар. Бәлки, бусы кыз булыр?! Кызганычка, язмышның аларны сынавымы, көттереп кенә туган Алмазлары тумыштан инвалид... Аңа табиблар «церебраль паралич» дигән диагноз куялар. Ата белән ананың якты хыяллары бер мизгелдә юкка чыга.
Әкренләп еллар үтә, инде тормыш бер эзгә төште дигәндә, Фәридә апа кинәт сукырая, озак та тормыйча, үлеп тә китә. 3 баласы белән ялгызы гына калган ир кешегә нишләргә? Төпчек уллары Алмазны карарга да аерым кеше кирәк бит әле. «Мин йөри алмыйм», - дип тормый, көн дә урамга алып чыгуны сорый малай.
Армия сафларыннан исән-сау әйләнеп кайткан егетләр туган-үскән авылларында калалар. Рәмис сөйгән ярын табып гаилә корып җибәрә. Әти кеше моңа бик шатлана, ни дисәң дә, өйгә хатын-кыз килә бит. Тик Рәмисләре генә кыска гомерле булып чыга шул. Җир сукалаганда, тракторының тормозы тотмыйча, күлгә төшеп китә дә кабинадан чыга алмыйча тончыгып үлә. Кечкенә сабыен, сөекле хатынын, туганнарын калдырып китә ул. Киленнәре дә, өйдәге авырлыкларга түзә алмыйча, үзенең туып-үскән ягына кайтып китә.
«Кояшлы көннәрдә, күңел тоемлавы беләнме, йөри-сөйләшә алмаса да, урамга чыгуны сорый. Алып чыкмасаң, кычкырып еларга тотына», - дип сөйли Фәрит абый баласы турында. Авыру багучыларны Ходай ярдәменнән ташламасын инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading