16+

Айгыр Мәрьяме кайда югалды яки Рафис Фазылҗан эстрадада нигә кызык тапмый башлаган?

Рафис Фазылҗанов: "Эстрадада техник яктан, сәхнә бизәлеше ягыннан алга китеш бар... Тик эчтәлек ягы һаман да шул - алга да китми, артка да калмый".

Айгыр Мәрьяме кайда югалды яки Рафис Фазылҗан эстрадада нигә кызык тапмый башлаган?

Рафис Фазылҗанов: "Эстрадада техник яктан, сәхнә бизәлеше ягыннан алга китеш бар... Тик эчтәлек ягы һаман да шул - алга да китми, артка да калмый".

Популяр эстрада артисты, пародия һәм юмор остасы Рафис Фазылҗан үзенең юморист имиджына нокта куеп, эстрада сәхнәсеннән күптән югалган иде. Ул башка образда сәхнәгә кайтырга җыена - Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме?" пьесасы буенча әзерләнгән җитди моноспектакль чыгарган. "Анда дүрт образны бер кеше уйный ала торган итеп әйләндердем. Миңа хәзер кеше көлдерү өчен анекдот сөйләү кызык түгел. Сәхнәдән фикер, төпле сүз әйтәсем килә, - ди ул. - Бәлки мине онытмаган тамашачы "Яңадан чыккан", дип кабул итәр, ләкин бу эстрада түгел, бу - театр. Бу минем күптәнге хыялым иде, материал таптым, фикере дә бар. Бәлки, бу моноспектакль белән районнарга да чыгармын. Әле шомартырга кирәк - Казан өчен иртәрәк", - ди артист.

Менә тугыз ел инде Рафис Фазылҗанов Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда татар халык театрын җитәкли. Әлеге театр быел үзенең 70 еллыгын билгеләп үтә.

Тамашачы аны җитди образда кабул итәрме - анысын киләчәк күрсәтер, әмма тамашачы Рафисның пародия остасы булган чакларын яхшы хәтерли дияргә нигез бар. Чөнки, интернеттагы эзләү системасында "Рафис Фазылҗан" дип яза башлауга аны "Айгыр Мәрьяме" дип тәкъдим итә. Бу - Рафис Фазылҗановның еш куллана торган сәхнә образы иде.



"Мин Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда халык театрын җитәкләү өстенә, директор урынбасары вазифасын да башкарам - шуңа эстрада өчен вакыт җитми, икенчедән, минем өчен эстраданың кызыгы бетте. Төшеп калды дип әйтмәсеннәр өчен генә чыкканым булмады. Кызык түгел икән - димәк, чыкмыйм. Сәхнәгә чыгуым минем үзем өчен кызык булырга тиеш. Миңа юмор уйнау кызык түгел", - ди Рафис Фазылҗанов.

Бүгенге эстрада тамашаларына килгәндә, Рафис аларны үзе эшләгән Мәдәният сараенда карый. "Техник яктан, сәхнә бизәлеше ягыннан алга китеш бар. Безнең кебек ике микрофон куеп кына чыгып сөйләмиләр. Тулысынча бизәлгән, төтеннәре дә бар, - ди ул эстрадада калган коллегалары турында. - Тик эчтәлек ягы һаман да шул - алга да китми, артка да калмый..."

Интертат




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading