16+

Бала бәхетле булсын өчен нишләргә?

Татарстан районнарында онытылган йолаларны кайтара башладылар

Бала бәхетле булсын өчен нишләргә?

Татарстан районнарында онытылган йолаларны кайтара башладылар

Яңа туган баланы гаиләдәге иң олы кешенең киеменә төреп йоклатсаң, бала, һичшиксез, шул кеше яшенә җитә ди. Бала бәхетле булсын өчен, беренче чәчен дә әтисе алырга тиеш икән.

Күз тиеп җәфаламасын өчен, баланың баш киеменә йә миләш, йә артыш кисәге генә тегеп куясы ди... Мин боларны белми идем, авылыбыз (Апас районының Карамасар авылы) мәдәният йортында сәхнәләштерелгән «Бәбигә исем кушу йоласы» дигән интерактив тамашаны карап чыктым. Бик кызыклы итеп оештырганнар, бала туу белән бәйле бик күп йолалар, юрамышлар керткәннәр. Баланы тумыштан бәхетле, сау-сәламәт итүнең юллары күп икән үзе! Бик күп юрамышларда шактый ук тирән, тәрбияви мәгънә ята, мәсәлән, буш бишекне тибрәтсәң, бала елак була, диләр. Чыннан да, буш бишек олырак балалар өчен шактый ук кызыклы уенчыкка әйләнергә мөмкин, шуны кирәккә-кирәкмәгәнгә тасырдатып тормасыннар өчен әйтелгәндер инде ул. Ә кемгә елак энекәш йә сеңелкәш кирәк?

Шул ук вакытта, минем карашка, шактый ук мәгънәсез, кирәксез ышанулар да бар - озак итеп сөйләшми йөргән баланың баш очында яңа пешкән ипи сындыралар икән. Шуннан баланың теле ачылып китә, имеш. Ипигә кызыгып ачылганмы икән инде ул? Йә башка тирәнрәк фәлсәфәсе бармы - ачык сораулар күп.

Халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре бер мине генә түгел, авылдагы яшьләрне дә бик кызыксындыра икән.

- Сорашалар, үзләре дә бик теләп катнашалар. Әле күптән түгел генә яшьләр белән, бөтен йолаларына туры китереп, авылыбызның бер егетен солдат хезмәтенә озату кичәсе оештырдык. Кулын тәлинкәгә салынган онга батырып, өй матчасына эз ясап та калдырды, ипи дә тешләттек, капка баганасын да кочаклап торды, гармуннар белән солдат озату җырларын җырлап, авыл да әйләндек. Бик матур кичә булды, яшьләрнең үзләренә дә ошап калды, ахры - армиягә китәсе егетләр: «апа, без киткәндә дә шулай итәрбез әле!» - дип, вәгъдә алып калдылар, - ди мәдәният йорты мөдире Роза Нуриева.

Китәсе егет шулай он белән кул эзе ясый, ул җирне өй юганда да юмыйча калдыралар. Без абыйны армиягә озатканда, тәлинкәдән онын түкмичә дә, ике ел саклаган идек әле. «Никрут» тешләгән ипи кисәген дә үзе кайтканчы саклыйлар. Болай иткәч, өендә егетнең ашалып бетмәгән ризыгы көтеп тора икән, шуны ашарга булса да, егет исән-имин кайтырга тиеш дип санаганнар.

Ә капка баганасын кочаклап торганда, егет үзенә-үзе хәерле, җиңел юллар һәм исән-сау әйләнеп кайтуы турында теләкләр тели икән. Монысы да бик уйланылган гамәл: китү, җыену мәшәкатьләре белән, егет үз-үзенә чынлап торып теләк теләргә онытып җибәрергә дә мөмкин, ә махсус, теләк телим дип, багана кочаклап торганда, башка нәрсә турында уйлап булмый.

Гармун уйнап урам әйләнү - анысы үзе бер бәйрәмгә тиң инде. Һәр йорт саен диярлек бүләк ителгән кулъяулыкларны бер-берсенә бәйләп хасил булган озын «гирлянданы» муенына ураган егетне уртага алып, озату куплетларын җырлый-җырлый, авылның бөтен урамнарын әйләнеп чыгалар. Бу - үзенә күрә, китәсе егеткә авыл белән саубуллашырга, авылдашларын күреп калырга мөмкинлек бирү өчен инде. Ул озату җырларын күз яшьләрсез тыңлап булмый:

Әнкәй ашың пешәме?
Пешәме, изеләме?
Газиз балаң китеп бара -
Үзәгең өзеләме?

Өзелмәс ди инде... Ана кешенең генә түгел, өеннән беренче мәртәбә аерылып ерак, билгесез сәфәргә чыгып киткән ярымүсмер егет өчен бөтен авылның йөрәге яна. Аңа барысы да, исән-имин әйләнеп кайтсын иде, дип теләк телиләр, ә күп кеше җыелып, бер булып теләгән теләкләрнең тормышка аша торган гадәте бар. Халыкның барысы да уйланылган...

Бу йолаларны шәһәр җирендә оештырып буламы икән? Юктыр, күз алдына да килми. Анда капка баганасы да юк бит...

Роза белән шактый сөйләшеп утырдык ул көнне. «Авылда элеккеге, онытылган йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызырга исәп», - ди. Бик шәп булыр иде ул. Авыл халкының бөтен тормышы, көнкүреше йолаларга, юрамышларга, сынамышларга корылган. Бу йолаларны, зинһар, хорафатлар белән бутый күрмәгез. Мәсәлән, юрамыш белән хорафат арасындагы нечкә генә аерма күренми дә, аңлашылмый да калырга мөмкин. Хорафатлар, күп очракта тигез урында, бернинди нигезсез, мәгънәсез барлыкка килә. Шул ук кара мәче турындагы хорафатның асылын күпме уйланып утырсам да аңлый алмадым. Хорафат белән юрамышларның, йолаларның бары тик бер генә уртак ягы бар - алар барысы да кешенең үз-үзен ышандыру дәрәҗәсе белән бәйле. Тормышыгызның ниндидер мөһим вакыйгасын буш чиләкле көянтә күтәреп чыккан апа ихтыярына калдырасыз икән, уңышсызлык кичерәчәгегез көн кебек ачык.

Халык, мөмкин булганча, үзенең тормышын җиңеләйтергә, уңайлатырга тырышкан, йолаларның максаты - кешеләр күңеленә бераз ышаныч, тынычлык иңдерү. Эшнең барып чыгачагына инанган кешегә эшне эшләргә күпкә җиңелрәк. Ә нишләп чыкмасын ди? Йоласы үтәлгән бит!

Ниндидер эш башлаумы анда, никах туемы, бала туу шатлыгымы, табигать белән бәйле үзгәрешләрме - йолалар яшәешнең бөтен төрле өлкәләрендә дә бар. Алар әле шулай ук географик, һәм диалектик факторларга да бәйле була. Мәсәлән, Башкортстан якларындагы туй йолалары Нижгар мишәрләренекеннән бик күп яклары белән аерыла. Ул йолаларның, үзгәреп, танымаслык хәлгә килүе очраклары да юк түгел, бөтенләй юкка чыгып беткәннәре дә бар. Тик ничек кенә булмасын, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен искә төшерү - бик күркәм гамәл дип саныйм мин. Авылны тагын да җылытачак, берләштерәчәк ул.

Редакциядән. Ә сезнең якларда нинди йолалар бар, кадерле укучыларыбыз? Аларны язып җибәрсәгез, без бик рәхәтләнеп газета битләрендә яктыртып барыр идек. Фотолары булса, бигрәк тә әйбәт. Сездән хатлар көтәбез!

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading