16+

«Бала көне» кемгә тиеш?

Элегрәк, без кечкенә чакта, әниләргә бер өстәмә ял көне бирүләре истә калган. Ул «бала көне» дип атала иде. Әмма ни өчендер хәзер безгә аны бирмиләр. Аның кемнәргә тиешлеген аңлатып язсагыз иде. Гөлия Низамиева, Казан. Федераль канун буенча, 16 яшькә кадәр бала тәрбияләүче анага айга өстәмә бер ял көне бирү каралмаган....

Элегрәк, без кечкенә чакта, әниләргә бер өстәмә ял көне бирүләре истә калган. Ул «бала көне» дип атала иде. Әмма ни өчендер хәзер безгә аны бирмиләр. Аның кемнәргә тиешлеген аңлатып язсагыз иде.

Гөлия Низамиева, Казан.

Федераль канун буенча, 16 яшькә кадәр бала тәрбияләүче анага айга өстәмә бер ял көне бирү каралмаган. Әмма аның белән бергә ТАССРның Министрлар Советының «ТАССРда ана булуны һәм балачакка ярдәм итүнең өстәмә чаралары» карары нигезендә, 16 яшькә кадәр балалары булган хатын-кызларга атна саен ике сәгатьтән кимрәк булмаган буш вакыт яки айга бер көн ял каралган. Бу көнне предприятие һәм оешма тулысы белән яки өлешчә түли. Шунысы бар: хатын-кызга өстәмә ял бирү тәртибен һәм аны түләү мәсьәләсен хезмәт коллективы хәл итә. Тик әлеге кагыйдәләр тулы булмаган эш көне режимында эшләүче яки чираттагы отпускта һәм өч яшькә кадәр бала тәрбияләү ялында булучыларга кагылмый. Шулай ук буш вакытларны кушу да каралмаган.
Әлеге карар бүген дә гамәлдә. Шуңа күрә алдагы категориягә керүче хатын-кызлар, әлеге норма оешма дәрәҗәсендә кабул ителгән очракта, «бала көне»ннән файдалана ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading