16+

«Балаларның кечкенәдән эшләгәннәрен күрү – үзе бер рәхәт»

Өч яшьлек Булатның әтисенең мунча ишеге ясаганын игътибар белән күзәткәнен сокланып карап тордык. Әле кадагын китереп бирә, әле әтисе агачны кискәндә тотып торган була, шөрепләрне дә икәүләп боралар.

Әтисе белән сөйләшәбез.
- Быел җәй башында хатынымның әти-әниләре Борисоглебск бистәсеннән ерак түгел җәйге бакча алганнар иде. Авылны яраткан шәһәр кешесе өчен дача иң кулае бит инде ул. Авыл тормышы сагындырса, ял итәргә, саф һава суларга, җирдә казынырга бирегә киләбез. Әле менә мунча ягып җибәрдек, ишеге начарланган иде, яңасын ясап маташам. Улым ярдәм итә. Балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк, хезмәтнең тәмен, үзе ясаган әйбернең кадерен балачактан ук белеп үссеннәр. Дүрт яшьлек кызым Азалия дә әнисенә аш-су әзерләргә булыша. Аларның кечкенәдән эшләгәннәрен күрү - үзе бер рәхәт, - диде Радик.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading