16+

Балыкчылар фәлсәфәсен өйрәнеп кайткан Шәһри Казан журналисты: «Балык тотам дип, башны бәкегә тыгасы түгел, җәмәгать» (ВИДЕО, ФОТОЛАР)

Абыемның балыкчы булып китүе язның ямен алды. Балык тотам дип, язгы боз өстенә кер инде. Җитмәсә тагын көн саен әле аннан, әле моннан шомлы хәбәрләр килеп кенә тора: берсе төшеп киткән, икенчесе боз белән аккан. Аларның мәшәкатен әйт син, хәтта вертолетлар белән эзлиләр үзләрен. Исән-сау булсалар, мең шөкер инде анысы....

Балыкчылар фәлсәфәсен өйрәнеп кайткан Шәһри Казан журналисты: «Балык тотам дип, башны бәкегә тыгасы түгел, җәмәгать» (ВИДЕО, ФОТОЛАР)

Абыемның балыкчы булып китүе язның ямен алды. Балык тотам дип, язгы боз өстенә кер инде. Җитмәсә тагын көн саен әле аннан, әле моннан шомлы хәбәрләр килеп кенә тора: берсе төшеп киткән, икенчесе боз белән аккан. Аларның мәшәкатен әйт син, хәтта вертолетлар белән эзлиләр үзләрен. Исән-сау булсалар, мең шөкер инде анысы....


Инде тагын балыкчылар, алардан да бигрәк гаиләләре өчен куркыныч көннәр җитә, бик тиздән боз кузгалачак. Һәм, әлбәттә инде, елдагыча: «балык тотарга бармагыз», - дип кисәтеп торуга карамастан, аны бер генә балык­чы да колагына элмәячәк. Аларның фәлсәфәсен аңлар өчен, үзем дә балык тотарга барып карарга булдым. Сүз дә юк инде, күрә торып язгы боз өстенә керерлек балыкчы түгел мин, шуңа күрә кышның язга авышкан чорын сайладым. Чатнама суыкта балык эзләп йөрүе дә инде аның...


Балык тавышны яратмый, шулай да...

Гаиләдән кемнең дә булса балыкка баруы күп вакыт тавышның башы була. Безнең гаилә генә искәрмә була алмады.
- Махсус кием кирәк анда, туңып кайтып, авыр­ы­йм дип йөрмә монда, -диде ирем.
Сүз дә юк, һәркайсыбыз­да да кием базар ачарлык. Шулай да, балык тотарга барганда, махсус кием кирәк. Бүген аның ниндиләре генә юк. Иң яхшылары суны тиз генә сеңдерми икән. Хәтта суга төшеп китсәң дә, тиз генә батмыйсың, имеш. Шулай да иң мөһим шарт - җиңел генә хәрәкәтләнеп булсын һәм җил үткәрмәсен. Кием эзләп базарга барасы булмады, абыем үзендәге запас киемнәрен бирде. Аяк киеме - бер мең сум, бик җайлы һәм аякны бер дә тундырмый. Чалбары белән курткасы - дүрт мең сумлык. Бияләй һәм башлык­ларның булганын кидем. Димәк, якынча биш мең сумга киенергә була.

Кием хәстәрли башлаган минуттан шуны аңладым: балык тоту бик очсыз шөгыль түгел. Сезонына, нинди балык тотарга теләвеңә карап, кармакларын, алдавычларын, җимнәрен әзерләргә кирәк. Әле күптән түгел генә Казанда балык­чылык һәм аучылык буенча күргәзмәдә булырга туры килгән иде, бу тармакның ничаклы алга киткәнлегенә хәйран калдым. Нәрсә генә сатмыйлар. Болар бар да - акча җимеше. Юкка гына балыкчылар бар нәрсәне «кармак эквивалентына» күчереп сөйләшми. Әле дә ярый хатын-кызлар күп нәрсәнең бәясен белми... Менә шуннан соң әйтелә инде, балык үзе тавышны яратмаса да, тавыш куптарырга ярата, дип.

Зур спорт

Тар сукмак аша елгага таба атлыйбыз. сукмактан аз гына читкә авышсаң, бил тиңентен төшәсең дә китәсең. Кыз вакытта чишмәгә суга йөргәннәр искә төште. тулы ике чиләк белән дә туп-туры йөри торган идек. Менә кайда булган икән ул подиумда йөрү буенча мастер-класс­лар! Бар да онытылган, балыкчылар артыннан көчкә җитешеп барам. Абыем Харис Һадиев сөйли дә сөйли:
- балыкка бер дә йөрмәгән кешеләр, машинага утырып баралар да, аннан соң боз өстенә кереп утыралар дип, уйлыйлардыр инде. Күп вакыт, ким дигәндә, җиде чакрым җәяү керәбез. Балык тотуны юкка гына спорт димиләр ләбаса. Арка лычма су була. Аннан соң инде борау белән тишек тишәсең, монда да бик күп көч кирәк. Кайчакта 50шәр тишек тишәргә туры килә.



Миңа берсе дә җитте. Нәрсә, нәрсә, балык тотуның зур спорт икәнлегенә бик тиз инандым. Күп хәрәкәтләнү - бер булса, икенчесе - балык тоту сабырлык, сизгерлек сорый. Оят булса да әйтим, мин балык тоту технологиясен бөтенләй белмәгәнмен икән. Моңарчы кармакка җим кигезәләр дә, җимне ашыйм дип балык шуны каба да кармакка эләгә дип уйлый идем. Юк икән шул. Син үзең нәкъ менә минутын гына түгел, секундын тоеп кармакны тартып (анысы да нәкъ кирәгенчә), аны балык авызына каптырырга тиеш. Кыш көне балык тоту бик тә мавыктыргыч санала икән.

- Җәй көне матур, рәхәт, сандугачлар сайрый, - дип кызыктырам бәке авызына карап утыручыларны.
- Сандугачына түзеп була, черкие бик яман, - диделәр алар миңа каршы.
- Кышын балык тоту фантазиягә чиксезлек бирә. Күз алдыңа китер, сулыкның үзең теләгән урынына барып утыра аласың. Җәй көне хәтта көймә белән дә бар урынга да тукталып булмый. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, боз өстеннән йөргәндә беләсең: аяк астында балык бар. Һичшиксез бар ул анда, һәм син аны тотачаксың, - ди абыем.

Фәлсәфә

Сәфәремнең төп максаты балыкчы фәлсә­фәсен аңлау иде бит. Салкында да, яңгырда да нәрсә йөртә аларны? Иң элек акыллы китаплардан укыганым белән уртаклашыйм: аучылык ир- егетләрнең геннарына ук салынган була икән. Шуңа күрә аларның балыкчылык яки аучылык белән кызыксынып китүләре бер дә юк урыннан түгел, кечкенә генә бер сәбәп кирәк һәм сезнең ирегез - балык­чы. Ни өчен бу балыкчылар күрә торып үзләрен куркыныч астына куялар? Бактың исә син бер ел тота алмаган балыгыңны беренче яки соңгы бозда тота аласың икән. Ягъни боз катар-катмаста балыклар бик актив була, бу көнгә туры килсәң, капчык белән балык синеке. Елга боздан ачылам-ачылам дигәндә дә шул ук хәл. Сүз дә юк, азарт дигән нәрсә дә бар, ничек инде аннан башка. Ярый белән ярамыйны җиңел генә чикли белсә, адәм баласы буламыни инде ул.


Белеп тор!

Бозны сыныйбыз

Бозның калынлыгын күз белән дә якынча билгеләргә була. Зәңгәрсу яшел төстәге боз нык санала. Аксыл булып торганы якынча ике тапкырга юкарак. Ә инде көрән, тонык ак яки саргылт төсләр булса, боз өстен читтән генә күзәтү яхшырак. Чын саннар теленә күчсәк, бозның ныклыгы аның өстендәге кешеләр саны белән билгеләнә, аерым кеше генә барганда аның калынлыгы 10-12 см булырга тиеш. Берничә кеше булса - 15-20 см. Иң куркынычы - кар астындагы боз, кар астында катмый торган агым булырга мөмкин.


Бик мөһим гап-гади кагый­дәләр

1. Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшермиләр. Боз өстеннән елга аша бары тапталган сукмактан гына барыгыз. Берничә кеше барасыз икән, ике кеше арасы, ким дигәндә, 10 метр булсын.

2. Рюкзагыгыз булса, аны аркага кимичә, кулыгызда тотып барыгыз - боз ярыла башласа, читкә ыргытырга җайлырак булыр.

3. Боздан суга төшеп китсәң, нишләргә? Бик куркыныч булса да, паникага бирелмәскә, шул ук вакытта исегездә тотыгыз: кеше бозлы суда, күп дигәндә, 10-15 минут тора ала. Димәк, тиз арада акыл белән котылу чарасын табарга кирәк. кием эчендә барлыкка килгән һава мендәрчеге кешене су төбенә китүдән күпмедер вакыт сак­лый. Киемгә су сеңгәч, бу ярдәм юкка чыга һәм сезне аска тарта башлый.

4. Кулны ике якка җәяргә һәм тиз арада мөмкин булган авырлыклардан котылыр­га кирәк. Бик еракта булса да, кеше барлыгын белсәгез, ярдәмгә чакырыгыз, боз өстеннән тавыш ерак араларга барып җитә. Башыгызны суда чылатмаска тырышыгыз. Ничек кенә булса да, гәүдәнең күбрәк өлешен судан чыгарыр­га тырышыгыз. Кискен хәрәкәтләр ясамагыз, боз тагын ватылыр. Тәрәзә төбенә сикереп утыргандагы кебек, судан этелеп чыгарга тырышып карагыз. Каты боз өслегенә чыгасыз икән, аягүрә басмагыз, шуышып яки мүкәйләп барыгыз. Иң яхшысы - үзегез килгән якка кире бару, сез инде ул урында бозның ныклыгын беләсез. Шуны истә тотыгыз, боз ярга таба ныграк була.

Кемне дә булса коткарырга туры килсә, аның янына бик якын килмичә таяк, бау, шарф сузыгыз. Батучыны коткарырга барганда, аяк-кулларны ике якка җәеп шуышырга кирәк. Ул аны эләктерә алса, сез аны тартып алачаксыз. Үз-үзеңне коткарасыңмы, башка кешегә ярдәм итәсеңме, башта «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шалтыратыгыз. Салкын су кеше сәламәтлегенә бик куркыныч. Тиз арада юеш киемне салдырырга, алмаш кием булмаса, сыгып кидертергә кирәк. Спиртлы эчемлек эчертмәгез, нәтиҗәсе бик начар булырга мөмкин. Аракы бар икән, иң яхшысы - шуның белән кешенең тәнен ышку.

Иң мөһиме, балык тотам дип, башны бәкегә тыгасы түгел, җәмәгать.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading