16+

Банк картасын югалтсаң нишләргә?

Банк картасын югалткан яки караклар ниндидер юллар белән аның номерын белеп, акчаны салдырган очракта нишләргә? Гөлия Абдуллина, Чаллы. Юрист Александр Андреев аңлатканча, картаның югалуын белү белән үк, аны гамәлдән чыгару таләп ителә. Моның өчен тиз арада банкка шалтыратырга кирәк. Банкоматларда кемнең акча салдыруын төшерә торган видеокамералар урнаштырылган. Карта белән башка...

Банк картасын югалткан яки караклар ниндидер юллар белән аның номерын белеп, акчаны салдырган очракта нишләргә?

Гөлия Абдуллина, Чаллы.

Юрист Александр Андреев аңлатканча, картаның югалуын белү белән үк, аны гамәлдән чыгару таләп ителә. Моның өчен тиз арада банкка шалтыратырга кирәк. Банкоматларда кемнең акча салдыруын төшерә торган видеокамералар урнаштырылган. Карта белән башка кеше файдаланганлыгын дәлилләү авырлык тудырмый. Әмма картаны югалту - ярты бәла генә. Караклар һәрдаим башка счетлардан акча урлау ысулларын табып кына тора. Алар өчен иң зур «байлык» - карта хуҗасының шәхси мәгълүматлары, шул исәптән парольләр дә.

Закон буенча, әгәр акчалар чыннан да караклар кулына эләккән булса, банк югалган суммага компенсация бирергә тиеш. Тик монда берничә шарт бар. Беренчедән, сез банкка картаның башка кеше кулына эләккәнлеге турында тиз арада хәбәр итәргә тиеш. Әгәр ул кеше картагыздан берничә ай дәвамында файдаланган һәм сез бернинди дә чара күрмәгәнсез икән, акчалар кире кайтарылмаячак. Икенчедән, әгәр банк, клиент электрон түләү чараларыннан файдалану тәртибен бозган, дип дәлилләсә, ягъни кеше үзе игътибарсыз булса, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсә, компенсация түләнмәскә дә мөмкин. Шулай да бәхәсле очракларда акчаны кайтаруда тагын бер өмет бар: банкның акчаны кайтарырга теләмәвен законсыз дип игълан итүен сорап, судка мөрәҗәгать итү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading