16+

Басма матбугатка язылып Ipad от!

"Татмедиа" Ачык җәмгыяте абунәчеләренә "Басма матбугатка язылган өчен - Ipad" конкурсы игълан итә.

Басма матбугатка язылып Ipad от!

"Татмедиа" Ачык җәмгыяте абунәчеләренә "Басма матбугатка язылган өчен - Ipad" конкурсы игълан итә.

Абунәчеләрнең, ничә сумлык газета-журналларга язылуына карамастан, төп бүләккә ия булу мөмкинлекләре тигез.

Газета-журналга язылу турында квитанция күчермәсен җибәрүчеләр фотоаппаратлар, акция иганәчесе Кукмара металл савыт-саба заводыннан савыт-сабалар һәм төп бүләк Ipad уйнатуда катнашачак.

Моннан тыш, Татарстанның һәр районында "Татмедиа" АҖ басмаларына иң зур суммада язылган абунәчеләргә дә бүләк бирелә.

Акциянең төп шартлары элеккечә кала - 2015 елның 30 декабренә кадәр 6 айга "Татмедиа" АҖнең кимендә өч басмасына язылырга кирәк. Анда катнаша торган басмалар исемлеге һәм бәйге шартлары белән www.tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.

Акциядә катнашу өчен газета-журналларга язылу квитанциясе күчермәсен яки онлайн-түләү турындагы кәгазьне 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 нче йорт яки podpiska@tatmedia.ru адресына җибәрергә кирәк. Үз телефон номерыгызны һәм "Акция" дип язарга онытмагыз.

Бүләкләр 2016 елның 12 февралендә уйнатыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading