16+

Бер китап «Татар радиосы» ди-джее Алисә Җамалиеваның яшәү рәвешен үзгәрткән

- Мин үземне әллә ни китап укырга ярата торган кеше дип әйтә алмыйм. Кечерәк чакта мәктәптә укырга кушкач укый идем инде.

Бер китап «Татар радиосы» ди-джее Алисә Җамалиеваның яшәү рәвешен үзгәрткән

- Мин үземне әллә ни китап укырга ярата торган кеше дип әйтә алмыйм. Кечерәк чакта мәктәптә укырга кушкач укый идем инде.

Аннары дәү әтиләргә кунакка килсәм, ул гел үз бүлмәсенә алып кереп китә иде дә гарәпчә укыта иде. «Онытырга ярамый, кызым, бер-ике генә бит булса гарәпчә дә укы», - ди торган иде. Шуңа мин аңа бик рәхмәтлемен, теле шомарсын, догалар сеңсен дип укытты.

Татар, рус, чит ил әдәбиятына килсәк, аларны да вакыт табып укырга тырышам. Соңгы укыган китабым - Шарма Робинның «Монах, который продал свой «Феррари» дигән әсәре. Әлеге китап төп герой - миллионер-адвокат Джулиан Мэнтлның рухи кризисын җиңүе хакында. Борынгы культурага чумып, ул аек, матур акыл белән уйларга, яшәргә өйрәнә һәм укучыга вакытның кеше гомерендәге бик әһәмиятле әйбер икәнен күрсәтә. Китап үзенә күрә хикәят кебек язылган, шуңа укуы җиңел. Кыскасы, бәхетле, бәрәкәтле яшәү үзебезнең тырышлыктан тора дип белдерә.

Бу китапны укып чыкканга әле бер генә атна. Тик шулай да, аның тәэсире белән, эксперимент рәвешендә, иртәнге 6:30да торып, зарядка ясап, иртәнге аш әзерләп, ашыкмыйча эшкә чыгып китәргә өйрәнә башладым.

Чит ил язучылары Эмили Бронтеның «Грозовой перевал», Шарлотте Бронтеның «Джен Эйр» әсәрләрен яраттым.

Татар әдәбиятыннан исә Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен бик яратып укыйм, Габдрахман Әпсәләмов иҗаты да ошый, әле соңгы елларда, хисле кеше буларак, Зифа Кадыйрова әсәрләрен йотлыгып укып алдым, - ди Алисә Җамалиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading