16+

«Бернинди агуларсыз-нисез ашаган бәрәңгемне сагынам»

Республиканың кайбер районнарында бәрәңге уңышын алуга керештеләр. Җәй дымлы килгәч, күпләр быел икенче икмәк уңышы әйбәт булачак дип юрап куйды. Бәрәңге уңышы чынлап та сөендерерлекме? Авыл җирлекләренә шалтыратып, без шул хакта сораштык.

«Бернинди агуларсыз-нисез ашаган бәрәңгемне сагынам»

Республиканың кайбер районнарында бәрәңге уңышын алуга керештеләр. Җәй дымлы килгәч, күпләр быел икенче икмәк уңышы әйбәт булачак дип юрап куйды. Бәрәңге уңышы чынлап та сөендерерлекме? Авыл җирлекләренә шалтыратып, без шул хакта сораштык.


Нәфил Гатауллин, Арча районы, Айван авылы, фермер:

- Бәрәңге быел бик әйбәт. Чәчәк аткан вакытында яңгырлар күп яуды, дымы мул булды. Шушы көннәрдә без дә кырга чыгарга торабыз. Бүгеннән үк бәрәңге сатып алырга теләүчеләр бар. Көннәре әйбәт торса, фитофтороз авыруы белән зарарланырга өлгермәгән булса, уңыш сөендерерлек булыр дип өметләнәбез.

Анатолий Апаев, Кукмара районы, Вахит хуҗалыгы баш агрономы:

- Без бәрәңгене сентябрь башларында гына ала башларга исәпләп торабыз. Яңарак кына фитофторозга каршы препарат сиптек. Авыруга бирешмәсә, уңыш яхшы булырга охшаган. Бәрәңгене 140 гектар җиргә утырттык. Өч төрле сорт үстерәбез. Төмәннән Гала дигән элиталы сорт алып кайтып, сынап карарга булдык. Бер төптән 30-20 бәрәңге чыга. Калган сортларның бер төпкә 18-20 бәрәңге туры килә.

Гөлфирә Хисмәтуллина, Кама Тамагы районы, Олы Кариле авылы:

- Быел, ниһаять, яңгырга тиендек. Яшелчәләрдән уңмасак та, бәрәңгебез булды. Өч атна элек үк яңа бәрәңге ашый башладык. Узган еллардан аермалы буларак, уңышы әйбәт күренә. Соңгы дүрт елда рәтләп бәрәңге уңышы да алган юк иде.

«Яшь бәрәңге, яңа бәрәңге! Нинди тәмле! Әле авыз итәргә өлгердегезме яңа уңыштан? Тәмле-е-е... Телләрне йотарлык! Кем ничектер, мин яңа бәрәңгене бармакларым белән чокып, берәм-берәм кармалап җыярга яратам. Әбием шулай ала иде яңа бәрәңгене. Ул аларның һәрберсенә карап соклана иде. Нидер укый иде авыз эченнән. Дога булгандыр ул, минемчә, куанып, сәламәтлек белән ашарга насыйп ит дип теләгәндер теләкләрен... Ә миңа, бала-чагага, ул башкача тоелгандыр. Ул чиләккә салган бәрәңгеләрне яңадан кулларыма алам, бәрәңгене әйләндерә-әйләндерә, тылсымлы сүзләр эзлим...
Әбием бакчада үзенә ияреп йөргәнне яратмый иде. Бәрәңге сабакларын таптатасы килмәгәндер инде. Ә хәзер утырткан сәгатьтән алып көз аена кадәр ничә мәртәбә таптап чыгабыз без ул бәрәңге араларын. Таптамыйча ярамый! Чөнки уңыш булмаска мөмкин.

Сагынам. Сагынам бала чагымны. Бернинди агуларсыз-нисез ашаган бәрәңгемне сагынам. Ал-зәңгәр чәчәкле прастуй яулыгын артка чөеп бәйләгән, күлмәк итәген ыштан бөрмәсенә кыстырып бәрәңге чүпләгән Әбиемне үлеп сагынам. Ярып пешерелгән ярмалы бәрәңгемне Әбиемчә итеп, тозлап, суганлап ашыйсы килә...»

Тойгелде, «ВКонтакте» социаль челтәреннән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading