16+

«Без дә бала алыр идек...»

Газетабызның 15 июнь санында Әтнә районы, Олы Бәрәзә авылында яшәүче Фәтхуллиннар гаиләсе турында «Дүрт шатлык» дигән язма чыккач, редакциябезгә шалтыратучылар булды. Дүрт ятим баланы сыендырган гаиләгә соклануларын белдереп, укучыларыбыз үзләренең дә шундый теләкләре барлыгын хәбәр иттеләр, нәрсә эшләргә кирәклеге турында сораштылар. Аларның сорауларына Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда...

- Эшне үзең яшәгән районның сыендыру (опека) бүлегеннән башларга кирәк. Ул, гадәттә, башкарма комитет бинасында була. Анда сезгә гариза язарга кушарлар, төрле медицина тикшеренүләре узарга юллама бирерләр, тәрбиягә бала алырга җыенган гаилә мәктәбенә укырга җибәрерләр. Татарстанда шундый ун мәктәп бар. Казанда - икәү. Анда үзегезне борчыган бик күп сорауларга җавап табарсыз. Уку дәверендә балалар йортлары, анда тәрбияләнүчеләр белән дә якыннан таныштыралар. Әйе, хәзер укымыйча гына бала алып, аңа әйбәт әти-әни булып булмый. Хезмәт хакы, тору урыны турында белешмә дә кирәк. Менә шуларны әзерләп, мәктәп тәмамлаганнан соң, сезне бала алырга теләүчеләр чиратына куярлар. Татарстанда ятим балалар саны көннән-көн кимегәнгә, шактый озак чират торырга туры килергә мөмкин. Үсмерләр, физик яктан кимчелекле яки бер гаилә сабыйларын чиратсыз алырга була. Интернетта «Усыновите.ру» сайты бар. Тагын бик мөһим бер киңәш: бөтен документлар әзер булып, мәктәп
тәмамлагач кына керегез интернет киңлекләренә. Юкса, сез белешмә җыеп йөргән арада, сезгә ошаган баланы алып киткән булулары да бик мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading