16+

БЕЗНЕКЕЛӘР: «Наиләнең үзе кебек барысы да» (ФОТОЛАР)

Уңган хатын ул таба диләр. Дөрестер.

БЕЗНЕКЕЛӘР: «Наиләнең үзе кебек барысы да» (ФОТОЛАР)

Уңган хатын ул таба диләр. Дөрестер.

Яшел Үзән районы Күгәй авылыннан институтка керергә дип килгән җиреннән нәшрият типографиясендә эшләп ала Наилә. Су урынына әдәби китаплар укырга яраткан кызга җитә кала бу. Шулай да көннәрдән-бер көнне үз-үзенә: "Казанга ник килгәнеңне онытма", - дип булса кирәк, Сәүдә техникумы ягына атлый. Анда техник-технолог һөнәрен үзләштереп кенә калмый, олы гына бер оешмада ун еллап бухгалтер булып та эшли әле. Тик нишләтәсең, көн туса, сан боткасы эчендә утыру үзенеке түгеллеген көннән- көн ныграк төшенә. Бәхетеннән, "Шәһри Казан" газетасына җыючы-машинисткалар кирәк, дигән игъланга күзе төшә. Ни дисәң дә, типографиянең үзендә эшләп алган, дөнья кадәр газета-журнал алдыручы, басма сүзнең кадерен белгән Габдрахман абый белән Наҗия апа гаиләсендә тәрбияләнгән кеше бит әле ул! Айга-вайга карамыйча, бухгалтерлыктан китеп тә бара.

Менә бу эш ичмасам, ди Наилә Галиева, редакциягә килгәч. Газета битләрендә дөньяга чыкканчы ук анда керәсе язмаларны уку кемгә тәти әле ул! Ә Наилә аларга иң беренчеләрдән булып орынучы, беренче булып укучы гына түгел, үз куллары белән компьтерда җыючы да! Җитмәсә, татар мохите! Республикага билгеле журналистлар, язучылар даирәсе үзе генә дә ни тора. Тик бу урында озаклап юанырга бирмиләр. Ул вакыттагы мөхәррир Илдус Илдарханов, мәҗбүриләп диярлек, кеше җитми дип, тагын да җаваплырак, катлаулырак урынга - верстка ягына күчерә аны. Нишләсен Наилә, суга ташламый торып йөзәргә өйрәнеп булмаганын белә. Анысы да һәркемнең башыннан үткән нәрсә. Монда инде җыю гына түгел, син язманы полосага ни рәвешле итеп саласың, ул шул кыяфәттә дөнья күрәчәк дигән сүз. Баштагы мәлдә һич кенә дә аңлап бетерә алмаслык булып тоелса да, бу эшнең дә тәмен таба Наилә. Шулай булмаса, "Шәһри Казан"да 21 елга тоткарланган булыр идеме ул? Татар мохите, милли рух, иҗади эш тота аны монда.

Инде шул татарча булсын дия-дия, алар ире Тәлгать әфәнде белән бер сүздә булып, кырларында терәлеп торган рус мәктәбе булган килеш, уллары Азат белән Ринатны да татар мәктәбенә йөртеп укыталар. Хәзер инде алар дастуен егетләр (достойныйны бездә шулай әйтәләр), икесе дә югары белем алып, гаилә корып, балалар үстереп, үз көннәрен үзләре күрәләр.



Бүген коллегабыз турында олыдан кубып сүз алырга форсат бар: юбиляр. Вакыт үзе куйды "бишле"ләрне Наиләбезгә һәм берне генә дә түгел. Коллектив белән җыйнаулашып аны котларга дип бакчаларына десант булып та төштек. Алар җәйне шунда уздыра, шунда яши. Бу бакча турында без инде күп ишеткән. Чөнки газета тапшырган көннәрдә компьютер цехы операторлары редакциядән иң соң китүчеләр. Эш бетәр-бетмәс, Наилә, сәгатенә ешрак күз салып, электричка, бакча, ди башлый. Кайчакларда: "Берәр көн бакчага кайтмаса да була бит инде", - диешәбез, үзебезчә фикер йөртеп. Юк. Эш бетүгә "дөп-дөп" басып электричкага йөгерә. Ул бакчаны күргәч, үзебез дә шаккаттык! Анда кайтмыйча һич кенә дә булмый икән шул! Участоктагы бер генә тотам җир дә исраф булып ятмый. Шау чәчәктә бакча! "Әле яңа - кояш карый башлагач кына күзләрен ачтылар", - дип шәрехли бакчачы ханым үзе. Наилә үзе орлыктан үстергән помидор, баклажаннар дисеңме, кыяр, суган, сарымсак - барысы да уңган хуҗа кулы тигәнен раслап тора. «Бакча Наиләнең үзе кебек!» - монысы Тәлгать әфәнде биргән бәя.



Наиләбезне котларга уллары, киленнәре, оныклары да килгән иде. Шау-гөр килеп бәйрәм иттек. Аларның ипле, тәрбияле, эшчән гаилә булуларына янә бер кат сокландык. Иң мөһиме: булганның кадерен белеп яши алар. Балаларына да кечкенәдән шуны сеңдергәннәр. Иренмәгән Наилә: гыйбрәт өчен, менә шулай әти-әни дип әйтергә тилмереп яшәүче балалар да бар дип, улларын кечкенәдән күчтәнәчләр күтәртеп, Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына да йөрткән, әтиләренең кул арасына кереп агач, такта эшенә дә өйрәнгәннәр.



Без инде икенче партия кунаклар булып килдек бакчага. Алдагы көнне туганнары булган. Өй эчендәге чәчәк бәйләмнәренә караганда, кунаклар бездән ким булмаган. Монда инде гоманлавы авыр түгел, үзеннән соң туган ике сеңлесенә, ике энесенә олы апа да әле юбиляр. Кечкенәдән һәрберсен кайгырткан, Казанга килеп укый башлагач, олыга сан булып, эне-сеңелләренең җыелышларына кадәр йөргән кеше бит Наиләбез.
Коллектив ул икенче гаилә һәм анда һәркемнең үз урыны бар. Шул исәптән Наиләбезнең дә...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading