16+

«Битлз»лылар тарихи һәйкәлләрдә яшәгән

Ливерпульнең бөек «дүртлеге» - «Битлз» төркеме җырчылары Джон Леннон һәм Пол Маккартни үскән йортлар, архитектура һәйкәлләре статусын алып, дәүләт «канаты астына» сыенганнар. Бөекбританиянең туристлык һәм мәдәни мирас эшләре буенча дәүләт министры Джон Пенроуз сүзләренә караганда, бу йортлар киләчәк буыннар да бирегә килеп йөри алсын өчен сакланачаклар. «Бу төркем бик зур...

Ливерпульнең бөек «дүртлеге» - «Битлз» төркеме җырчылары Джон Леннон һәм Пол Маккартни үскән йортлар, архитектура һәйкәлләре статусын алып, дәүләт «канаты астына» сыенганнар. Бөекбританиянең туристлык һәм мәдәни мирас эшләре буенча дәүләт министры Джон Пенроуз сүзләренә караганда, бу йортлар киләчәк буыннар да бирегә килеп йөри алсын өчен сакланачаклар. «Бу төркем бик зур әһәмияткә ия. Ливерпуль һәм Бөекбритания генә түгел, дөньяның музыкаль сәхнәсе дә алар алдында бик зур бурычта - дөньяның төрле юнәлешләрдә эшләүче күп төркемнәре аларның йогынтылары күп еллардан соң да сизелүен билгеләп үтә», - дип ассызыклый ул. Сүз, аерым алганда, яшь Леннонның апасы Мими һәм җизнәсе Джордж Тугуд Смит белән моннан 20 ел элек яшәгән Мендипс сарае турында бара. «Мендипс Джон өчен бик кадерле. Биредә аның балачак хыяллары гамәлгә ашкан», - ди музыкантның тол хатыны, рәссам Йоко Оно. Маккартнига килгәндә, ул Фортлин-роуд урамындагы 20 нче йортта яшәгән. «Битлз»лылар анда еш кына репетицияләр ясый торган булганнар, берничә җырларын анда яздырганнар. Төркемнең калган әгъзалары Джордж Харрисон һәм Ринго Старр яшәгән йортларга әлегә һәйкәлләр статусы бирелмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading