16+

Болгар кунакханәсенә исем сайлау буенча тавыш бирүдә һәркем катнаша ала

29 нчы октябрьдән Болгар тарихи-археологик комплексында төзелүче кунакханә исеменә интернет тавыш бирү башланды.

Болгар кунакханәсенә исем сайлау буенча тавыш бирүдә һәркем катнаша ала

29 нчы октябрьдән Болгар тарихи-археологик комплексында төзелүче кунакханә исеменә интернет тавыш бирү башланды.

185 исем варианты арасыннан жюри әгъзалары биш атаманы сайлап алды. Төп таләп - кунакханә исеме татар, рус, инглиз телләрендә дөрес һәм матур яңгырарга тиеш.

Конкурс 11 нче августта старт алып, 12 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кунакханә исә беренче сәяхәтчеләрен 2017 елның җәендә кабул итәчәк. Өч ай дәвамында теләгән һәркем телефон, электрон почта һәм социаль челтәрләр аша, #гостиницаболгар хештегын куеп үз исемен тәкъдим итә алды. Ул исем вариантларны тарих, археология белгечләре, туристик өлкә вәкилләре күз карамагы аша узды. Ахырчиктә, Кол Гали, Бөек Болгар, Хан Палас, Кәрәван Сарай, Алмуш кебек исемнәр иң лаеклылары булып табылды.

Шагыйрь, Татарстан Дәүләт советы депутаты, "Яңарыш" республика фондының попичительләр советы әгъзасы Рәзил Вәлиев кунакханәгә Кол Гали исемен бирү яклы.

Болгар җире Татарстан халкы өчен тарихи әхәмияте урын. Кунак йортының исеме дә аңа тәңгәл булырга тиеш. Кол Гали татарның иң бөек шагырьләренең берсе. Бу исем безнең тарихыбызга, мәдәниятебезгә игътирам булыр иде. Болгар шәһәренә кергәч тә, безне бу бөек шәхес каршы ала. Килгән кунакларның да Кол Гали аша татар мәдәниятенә кызыксынуы артачак, - дип белдерде Рәзил Вәлиев. Аның сүзләренчә, Кол Гали язган "Кыйсаи Йосыф" хикәясен укып чыккан кеше кунакханә төзү буенча бик күп яңа идея һәм кызыклы мәгълүмат табачак. Хикәядә хәтта хан сарае төзү буенча әзер проект та бар. Шагыйрь 800 элек язылган кыйссадан өзек тә китерде.

Рөстәм Хәзрәт Хәйруллин "Хан Палас" исемен тәгъдим иткән.

Кунакханә безнең тарихи традицияләрне яңарта торган урын булырга тиеш. Тарихка игътибар итсәк, Болгар шәһәре элек-электән ханнар резиденциясе булган. Шуңа да иң беренче шушы исем башыма килде, - дип белдерде хәзрәт.

Араларында иң әкияти исемне Сөмбел Гафарова тәкъдим итте.

Элек бу җирләрдә сату юлында булган сарайны Кәрәван Сарай дип йөрткәннәр. Ул юлчылар өчен ял урыны булган. Болгарда булган кеше үзен үткәнгә сәяхәт иткән кебек хис итә. Көн буе төрле объектлар карап йөргән турист бу кунакханәгә кереп, үзен чыннан да ханнар заманындагы Кәрәван Сарайда кебек тоячак, - дип белдерде ул.

"Бөек Болгар" исемен Уфа шәһәреннән 11 сыйныф укучысы Айзилә Басараева тәкъдим иткән. Кыз фикеренчә, элек иске шәһәр атамасын, хәзер зур фестиваль исемен йөрткән кунакханәгә дә килешле булачак. Пермь өлкәсеннән студент егет Ленард Султанов кунакханәне "Алмуш" алты күрә.

- Алмуш - IX гасыр ахыры, X гасыр башында Болгарда хөкем иткән хан буларак тарихка кереп калган. Нәкъ менә ул Болгарга Ислам дине китерүче, - дип аңлаткан егет үз вариантын.

Конкурс башланганнан бирле Спас районы халкы аны кызыксыну белән күзәтеп килә. Кунакханә нинди исем йөртәчәгенә алар да битараф түгел. Инде бер карарга да килгәннәр.

Кунакханә кирәк булачагын без инде күптән уйлый башладык. Ул лаеклы исем йөртәр дип өметләнәбез. Болгар җиренә аяк басуга безне Кол Гали каршы ала, аның исеме кунак йортына тулысынча туры килә дип уйлыйбыз, - дип белдерде Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев.

Җиңүченең исеме хәйриячеләр китабына кертеләчәк. Ул өч көн дәвамында яңа кунакханәдә дәрәҗәле кунак буларак яши алачак. Аңа шулай ук истәлекле бүләкләр әзерләнә.

Тарихи вакыйгага сезнең дә өлеш кертәсегез килсә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, "События" интернет порталы, Туризм буенча дәүләт коммитеты, "Яңарыш" фонды сайтларына кереп үз тавышыгызны калдыра аласыз. Шунысын истә тотыгыз: бары бер тапкыр гына тавыш биреп була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading