16+

Болгар кыстыбые

Эшмәкәрлек белән 14 яшьтән шөгыльләнә башларга рөхсәт бирмәкчеләр. Әлеге канун проектын әзерләп тапшырган Дәүләт Думасы депутатларының, берсүзсез, Спас районы Болгар шәһәрендә яшәүче Данис Җиһангиров кебек иртә «балигъ» булып, бу тормышта мөстәкыйльлеккә омтылган яшьләрне күздә ­тотуларыдыр.

Болгар кыстыбые

Эшмәкәрлек белән 14 яшьтән шөгыльләнә башларга рөхсәт бирмәкчеләр. Әлеге канун проектын әзерләп тапшырган Дәүләт Думасы депутатларының, берсүзсез, Спас районы Болгар шәһәрендә яшәүче Данис Җиһангиров кебек иртә «балигъ» булып, бу тормышта мөстәкыйльлеккә омтылган яшьләрне күздә ­тотуларыдыр.

Быел 11нче сыйныфка күчкән Данисның да менә дүртенче ел (!) инде үзенә күрә сезонлы бизнесы бар. Җәйләрен төрле эчлекләр салып пешерелгән камыр ризыклары белән сыйлый ул Болгарга килгән туристларны. Мондый уй каян башына килгән диген. Күп йөргәннән түгел, күп күргәннән сора дип белми әйтмиләр шул. Юкса кем генә бармаган инде чит илгә?! Ә ул әти-­әниләре белән Төркия буйлап сәяхәт кылып йөргәндә, урам сәүдәсендә күргән шушы яңалыкны түкми-чәчми Болгарга алып та кайта, эшкә дә тотына. Ниятенә кергәч, әтисе белән бергәләп садж (диаметры 45 см булган түгәрәк мич) да ясыйлар, ­шәрыкъ стилендә эшләнгән тәбәнәк түгәрәк өстәл дә көне-сәгате белән әзер була.

- Улым, барысы да хәләл булсын, үзеңә ярдәмгә исламда булган кешене чакырырга тырыш, гаиләгә хәрам кермәсен, - дип киңәш итә егеткә әтисе.

Әтисенең киңәшен тотып, Данис ярдәмгә Татьяна Сафонованы чакыр­ган. Камыр эше аның өстендә икән. Татьяна һөнәре буенча педагог. 15 еллык стажы булган башлангыч сыйныф укытучысы. Хәзер балалар бакчасында эшли. Иренең туган ягы булган Болгарга Үзбәкстаннан күченеп кайтуларына да инде биш ел булган.

- Көнгә нибары өч-дүрт сәгать эшләп алабыз. Акчасы иш янына куш була, - ди мөселманча киенгән Тать­яна камыр җәйгән арада.

Баксаң, ул Үзбәкстанда яшәгәндә үк мөселман динен кабул иткән икән.

- Ислам дине күңелемә тынычлык бирде, ул бик чиста дин. 15 яшьлек кызым авариягә юлыгып вафат булгач, кая барырга белмичә бик бәргәләндем. Җанымны куяр урын тапмадым. Үзем милләтем буенча немец, чиркәүгә бардым, әмма анда җаныма тынычлык бирерәй сүз әйтүче булмады. Аннан мәчеткә киттем. Мине аңладылар. «Кызым, борчылма, сабыйның язмышы ана карынында чакта ук билгеле була», - диделәр. Мин моның белән килештем, - ди Татьяна.

...Экзотик ризыкны авыз итәргә теләүчеләр бер без генә түгел. Һәрберсе кыстыбыйчыларның тәмләп эшләгәнен сабыр гына күзәтә. Тать­яна камырны өендә басып алып килә икән. Янындагы өч контейнерның берсендә - ваклап туралган яшел суган, укроп, петрушка; икенчесендә - туралган брынза сыры; өченчесендә - пешкән, әрчелгән йомыркалар. Бу кадәрлесен иртән бик иртә торып Данис эшли ди. Йомырка да, яшелчә дә - Данисларның үз хуҗалыкларыннан.

Бөтен тирә-якка төтен катыш тәмле ис таралган! Үзләре әзерләгән ризыкны «Болгар кыстыбые» дип тәкъдим итә егет. Бу без белгән кыстыбый кебек үк эшләнә, бары эчлек кенә ятрак. Камырны җәйгәч, аңа кыргычтан уып бер йомырка, аның өстенә салат, салат өстенә сыр си­бәләр дә, әзер кыстыбыйны ике яклап мичнең калае өстендә пешереп алалар. Пешерү, майлау, гомумән, учак тирәсендәге эш Данис өстендә икән. Шимбә, якшәмбедә бер көнгә якынча 10 кгга якын камыр, 60 йомырка тотыла, диләр.

«Булганнан бар да була» дигән сүз инде бу. Әти-әнисе дә эшмәкәрдер әле, диярсез. Юк. Рафаэль әфәнде дә, Гөлинә ханым да, бертуган абыйсы Рөстәм дә - юристлар. Данис исә төзелеш, проектлау өлкәсен сайламакчы. Мәктәптә «бишле» билгеләренә генә укучы егет булдырыр анысын да.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading