16+

Борчакның килограммы – 50 сум, яки яшәсен авыл хуҗалыгы ярминкәләре!

Яңа Савин районының Адоратский урамындагы ваклап-күмәртәләп сату базарында, узган якшәмбедә, йомры борчакның килограммы 50 сум булуын ишеткәч, күзләребез "шакмакланды".

Борчакның килограммы – 50 сум, яки яшәсен авыл хуҗалыгы ярминкәләре!

Яңа Савин районының Адоратский урамындагы ваклап-күмәртәләп сату базарында, узган якшәмбедә, йомры борчакның килограммы 50 сум булуын ишеткәч, күзләребез "шакмакланды".

Ышанмыйча, кабат сорадык.

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, һәр шимбәдә оештырылучы ярминкәләр яшәсен! Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә һәм агропредприятиеләргә рәхмәт сүзләрен белеп яудыра ул Казан мэры Илсур Метшин. Ярминкәләрдә продукция сәүдә челтәрләрендәге бәяләрдән 20-30 процентка кадәр арзанрак. Иң мөһиме - үзебезнең җирле җитештерүчеләр "табадан гына төшкән" сыйфатлы продукция тәкъдим итә.

Яңа Савин районында хәзер ярминкә Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендә "Бәхетле" кибете каршындагы мәйданда була. Мамадыш, Кайбыч, Югары Ослан, Балтач районнары фермерлары, "Казаньзернопродукт", "Майский", "Ак Барс" холдинг компаниясе", "Татмелиорация" һәм "Татпотребсоюз" җәмгыятьләре сәүдә гөрләтте биредә.

Елан койрыгы кебек боргаланып киткән чират күрсәң, бу - йомыркага. Дистәсе - 39-50 сум. Гадәти көннәрдә кибеттә син мондый акчага күкәйгә бик үрелә алмыйсың. Сентябрьдә онга шундый галәмәт чиратлар иде, хәзер иркенлек. Бәрәңгегә дә хөррият! Ярминкәләрдә 9-10 сумнан сатылганлыктан, базарларда да бәрәңге баштагы 17-20 сумнан икеләтә төште - бүген уртача 10-12 сум. Йомры борчакның килограммы ярминкәдә 7-10 сум, ярдырылганы - 20 сум.

Һава салкынайтканлыктан, терлек ите белән сәүдә нык активлашты. Сыер ите - 250-300, бәрән - 300-350, дуңгыз - 200, күркәнеке 250 сум тора.

- Җәйге чорда биш йөзләп сарык асрыйм, кышка 30-35 баш кына калдырам. Ярминкәләр безнең өчен зур мөмкинлек, тынычлап сату итәбез, - ди Югары Ослан фермеры Илшат Садриев.

Балтач якларыннан булган җор телле Нияз Гәрәев әңгәмәгә кушылды.

- Мин җырлар өчен шигырьләр чыгарам, ләкин маллар да асрыйм, - дип гаҗәпләндерде Нияз, - ярминкәләрдән товарларыбызны сатып кына түгел, терлекчелеккә караган тәҗрибә дә туплап кайтабыз әле без. Фермерлар белән киңәшләшәбез, беркем сер яшерми. Тәҗрибә уртаклашу ул барыбызга да файдага.

Ярминкә урыннары:

Авиатөзелеш районында - Ленинград урамындагы 27нче йорт янында, Киров районында - "Ягодная слобода" сәүдә үзәге тирәсендә (Кызыл Кокшай урамы,152/2), Мәскәү районында - Коләхмәтов урамы белән Восстания урамы киселешендә, Яңа Савин районында - Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендә, Совет районында - "Казан" агросәнәгать паркында (Аграрная урамы,2), шулай ук Дәрвишләр бистәсенең Липатов урамындагы 7нче йорт янында, Вахитов районында - Достоевский урамындагы Чехов базарында.

Фото:kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading