16+

Бурят кызы Сэсэгма Бубеева: «Әбиемә инсульт булгач массаж ясап дәваладым: шуннан соң аяк-куллары йөри башлады, хәтта агарган чәчләре дә каралды»

Бурят кызы Сэсэгма Бубеева: «Әбиемә инсульт булгач массаж ясап дәваладым: шуннан соң аяк-куллары йөри башлады, хәтта агарган чәчләре дә каралды»

Бурятия белән Казан арасы 5 мең километр булса да, үзләренә яшәү урыны итеп Татарстанны сайлаган бурятлар бар. Алар башкалабызда иң аз санлы халыклардан санала, нибары 150 кеше. Узган ел бурятлар үзләренең милли-мәдәни автономияләрен оештырганнар. Без аның җитәкчесе Сэсэгма Бубеева белән очрашып, бурят халкының яшәеше, аларның гореф-гадәтләре белән кызыксындык.

- Сэсэгма Викторовна, Сез - бурят авылында туып-үскән кеше. Бурятларның үзенчә­лекләре, аларның нәрсә белән шөгыльләнүе хакында сөйләгез әле.
- Бурят авыллары мондагы кебек дияргә була, әмма читтәрәк аерым хуҗалыклар булып хайван асрап яшәүчеләр бар. Бурят халкы элек-электән ат, сыер, сарык асрап көн күрә. Бездә ат изге хайван санала, аның итен ашамыйлар. Безнең халык беркайчан да җир эшкәртү, утырту эшләре белән шөгыльләнмәгән. Тора-бара ул кәсеп Россиядән керә башлады. Заманында минем әбиемнең күршесендә татар гаиләсе яшәгән. Аның сөйләвенчә, кечкенә чакта күрше хатыны әбине бакчада яшелчәләр үстерергә, кичләрен тегәргә, бәйләргә, чигәргә өйрәткән. Ул һөнәрләре аңа тормышта зур ярдәм иткән. Шуның өчен 85 яшьлек әбием күршесенә бүгенге көнгә хәтле рәхмәтле.

- Татарстанга нинди җилләр ташлады үзегезне? Казан кай ягы белән җәлеп итте?
- Без башта гаиләбез белән Мәскәүгә килгән идек. Аннары Казанны күрергә дип килсәк, ирем шунда ук монда калырга теләк белдерде. Безне биредә кешеләрнең ярдәмчеллеге җәлеп итте. Автобуста барганда, шәһәрдәге берәр урынны сорасаң, пассажирларның һәркайсы ярдәм итәргә тора.

- Татарлар белән бурятларның телендә, холкында, мәдәниятендә охшашлыклар күрәсезме?
- Татарларга да безнең халык­лар сыман җылылык, гадилек хас. Безнең батыр, булат, алтын һ. б. шактый гына сүзләребез уртак. Татар халык көйләренең дә охшашлары бар. Аш-суга килгәндә, сездәге сыман өйдә басылган токмач, буузы (сездәге манты кебек) милли ризыгыбыз санала. Сөт ризыкларын яратабыз. Охшаш бәйрәмнәребез дә бар. Җәй көне ел саен татар халкының Сабан туена охшаган бәйрәм үткәрәбез. Анда көрәш, ат чабышлары, аркан тартышу һәм башка уеннар уртак. Бездә сөңгедән ату гына аерыла. Яңа ел кышның төрле вакытына күчәргә мөмкин. Мәсәлән, быел без аны 28 февральдә үткәрдек, киләсе елда 16 февральдә булачак. (Ай календаре буенча күчә.)

- Сезне бурятларның яңа оешкан милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесе итеп сайлаганнар. Һөнәрегез буенча кем Сез?
- Мин Улан-Удэдагы университетта бурят теле белгечлеге алып чыктым. Аннан соң мәктәптә җиде ел бурят теле укыттым. Биредә көнчыгыш медицинасы үзәге директоры булып эшлим. Клиникада үзем дәваламыйм. Бу бездә нәселдән килгән. Махсус белем булмаганлыктан, массаж белән өйдәгеләрне генә дәвалыйм. Минем әбием авылда танылган дәвалаучы иде. Үзе фельдшер булып эшләде. Аның әнисе дә кешеләрне дәвалаган.

- Әбиегездән аның дәвалау алымнарын үз­ләш­тереп каласыгыз килмиме?
- Ул бик авыр хезмәт. Мин аны балачактан ук аңладым. Әбигә 50 яшь чагында инсульт булып, сул ягы бөтенләй эшләми башлады. Шул чакта ул миңа үзенең уч төбендәге аерым нокталарга массаж ясарга өйрәтте. Көн саен аңа карандаш белән массаж ясап дәваладым. Шуннан соң аяк-куллары йөри башлады, хәтта агарган чәчләре дә каралды.

- Бурятларда шаманнар да дәвалый. Аларга мөнәсәбәтегез?
- Буддо дине кабул ителгәнче, бурятларда шаманлык булган. Бездә хәзер дә шаманнар бар. Алар нәселдән килгән бозымнарны, гөнаһларны алалар, дәвалыйлар. Шаманнар үз белемнәрен балаларына калдырмый, ләкин ул барыбер кабатлана.

- Казанда буддо дине әһелләренә үз диннәрен тоту мөмкинлеге бармы?
- Калмыклар, алтайлылар, монголлар - барысы да буддо динендә. Әле күптән түгел генә үзебездә югары белем алган дин әһеле Гармажаб ламаны чакырып китердек. Үз дини йортыбыз булыр дип өметәнәбез, чөнки Татарстанда башка халыкларны да хөрмәт итәләр.

- Казанда яратып йө­ри торган урыныгыз бармы?
- Шәһәрдә матур урын­нар бик күп. Ә Казан гаилә үзәге янына бөтен бурятлар да яратып йөри, чөнки ул бурят скульпторы Даши Намдаков проекты буенча төзелгән. Аның эшләре Президент Рөстәм Миңнехановка да ошаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading