16+

Быел җәй белән бергә җиләкләр дә бер айга «соңарды» (БӘЯЛӘР)

Быел җәй белән бергә җиләкләр дә бер айга «соңарды» (БӘЯЛӘР)

Башка елларны бу вакытка җир җиләген җыеп хәлдән тая идек инде. Быел ул әле яңа гына өлгереп килә. Яңгырлар яву сәбәпле, беренче чиратта кызарган җиләкләрнең тәме үзгәрәк иде. Әмма җылы кояш нурлары үз эшен эшләде, берничә көн эчендә җиләк тә тәмлеләнде, балланды. Киләсе көннәр дә шулай матур торса, биек үлән арасында эре булып үскән җиләкләр бу атнаның ахырына тәмам кызарып өлгерәчәк.

Үзебез өчен дип җыючыга да, сатучыга да җиләк-җимеш җитәрлек анысы. Әнә, Казанның Үзәк базарында җаның тели, шуннан авыз итәргә мөмкин. Дөрес, узган еллар белән чагыштырганда, бәяләр кыйммәтрәк.

- Җиләк-җимешләр быел бер айга соңрак өлгерде. Башка елларны каен җиләген 10 июньнән сата башлый идек, быел 10 июльдә генә базарга чыга алдык. Алып килгән җиләгебез сатылып бетеп бара. Сорау күп булгач, бәяләрне әллә ни төшермибез. Менә бу җиләкләрне кич җыйган идек, - диде Мари Элдан килеп каен җиләге сатучы егет.

Бер майонез чиләге каен җиләген 280-300 сумнан саталар. Ә бакча җиләгенең килограммы - 120-140 сум тора. Лаештан килгән җиләкләрнең бәясе - 160 сум. Җир җиләге узган атнада гына пешә башлагангамы, анысын кыйммәтрәккә - килограммын 200-250 дән бирәләр.

- Иртән торып дүрт сәгать эчендә 12 литрлы чиләкне тутырам. Эссе, авыр булса да ел саен менә шулай җиләк җыеп сату итәбез. Быел кигәвен күп, эшне бераз катлауландыра. Алып килгән җиләкләребезне сатып бетереп кайтабыз анысы, - ди Балык Бистәсеннән килгән апа.
Казан базарларында якын-тирә районнарда яшәүчеләр сату итә: Лаеш, Югары Ослан, Балык Бистәсе. Шулай ук Мари Эл һәм Чувашстан республикасыннан килүчеләр дә бар.

Бакчаларда карлыган, чия, крыжовник өлгерергә иртәрәк әле. Якынча тагын бер-ике атна кирәктер. Ә менә җиләк-җимеш үстерү белән махсус шөгыльләнә торган хуҗалыкларда кура җиләге, чия, крыжовник пешкән икән инде. 200 граммлы стакандагы кура җиләге - 100 сум (узган атнада 150 сум булган), крыжовникның 1 килограммы - 180-200 сум, чиянеке 250 сум тора.

Базар рәтләренең берничә урынында гына булса да кара һәм кызыл карлыган да күренде. Карасының килограммы 250 сум булса, кызылы 200 сум тора.

Сатуга караҗиләк белән кара бөрлегән дә чыккан. Дөрес, әлегә алар бик кыйммәт. Мәсәлән, кара бөрлегәннең килограммы 500 сумнан башлап 800 сумга кадәр, ә караҗиләк 300 сум тора. Тәҗрибәле сатып алучылар сүзләренә караганда, әлеге җиләк-җимешкә бәяләр берничә атнадан төшәчәк. Шуңа күрә әлегә халыкның күпчелеге каен һәм бакча җиләген күпләп сатып ала.

- Узган ялларда Югары Осланга каен җиләген җыярга дип махсус кайттык. Алты килограмм чамасы җыеп та килдек. Тик шулай да һәр җиләкнең үз тәме. Быел менә бакча җиләгеннән авыз итми калган идек. Анысын базардан алырга булдык, - дип сөйләнә-сөйләнә сатып алды бер абзый.

Бик эре кара бөрлегәнгә кызыгып, каян китерелгәнен сораштыра башлаган идем дә, анысы читтән кайтартылган булып чыкты. Ә караҗиләк, әлбәттә инде, Мари Элда үскәне.

Чыккан-чыккан дип, базарда сатыла торган яшелчәләргә дә күз салдык. Биредә өй кыярын, помидорын сатучылар да бар. Кыярның бәясе - 70-80 сум булса, помидор - 100-200 сум. Яңа бәрәңге - 30-40 сум. Яшел тәмләткечләрдән суган (10 сум), укроп (5-10 сум), петрушка (15-20 сум) да күп сатыла базарда. Яшел Үзән районында яшәүче туганнарыбыз быел гөмбәнең бик уңганлыгын әйткән иде. Ә әтәч гөмбәсен 130 сумнан сатып торучы Мари Эл апасы, киресенчә, гөмбәнең аз булуыннан зарланды.

Кыскасы, быел яшелчә, җиләк-җимешсез калабыз, дип борчылырлык бер сәбәп тә юк. Ходай биргән нигъмәтләрдән авыз итеп, күп төрле витаминнар җыеп калыйк, җәмәгать.

ФОТОРЕПОРТАЖ


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading