16+

«Бәйрәм җиткәндә, йөрәк кага башлый»

Редакция шоферы - республикабыз юлларының йөзләгән чакрымнарын бергә узган хезмәттәшем Альберт Каюмовны яңа яктан ачтым. Моңарчы өч бала атасы, ярдәмчел кеше дип белә идек үзен. Баксаң, Сабан туе мәйданнарында колгага менүдә аңа тиңнәр юк икән. Дөньяга биектән карау тәҗрибәсе - 24 ел.

«Бәйрәм җиткәндә, йөрәк кага башлый»

Редакция шоферы - республикабыз юлларының йөзләгән чакрымнарын бергә узган хезмәттәшем Альберт Каюмовны яңа яктан ачтым. Моңарчы өч бала атасы, ярдәмчел кеше дип белә идек үзен. Баксаң, Сабан туе мәйданнарында колгага менүдә аңа тиңнәр юк икән. Дөньяга биектән карау тәҗрибәсе - 24 ел.

- Бу - нәселдән килә, - ди Альберт. - Мин белә-белгәннән бирле әти Сабантуйларда багана башында иде. Башта егылып төшмәсен, дип куркып торуым, аннары, менеп җиткәч, бик шатланып горурлануым истә. Ул бит әтисез үскән малай. Хәзер уйлыйм да, аның нигә бу шөгыльне сайлаганын яхшы аңлыйм. «Ятим булсам да, мин булдырам, менә күрегез!» - дип, бүтәннәргә дә, үз-үзенә дә исбатлаган ул, шулай итеп, холкын чыныктырган. Беренче сыйныфны тәмамлагач, мин дә тәвәккәлләп карарга булдым. Әтидән калышасым килмәде, мин дә аның улы ич! Балтач Сабан туенда беренче тапкыр менеп карадым, ләкин башта туры колгага түгел, авыш баганага. Әле дә исемдә, бик тә менеп җитәсем килде, шулкадәр халык карап торганда, җиңелеп оятка калмас өчен, бөтен тырышлыгымны куйдым. Тәки менеп җиттем. Бүләккә әтәч белән бер шешә шампан шәрабе тоттырдылар. Хәзергә кадәр аңлый алмыйм: сигез яшьлек малайга кирәкме инде ул? Әтәчне туганнарга бирделәр, аларныкы булмаган, ә шәраб кая киткәндер, белмим. Үсә төшкәч, миңа энем дә кушылды. Бу бәйрәмне безнең гаилә ел да көтеп ала. Өчебез бергәләп колгага үрмәләгән еллар да булды. Ул вакытта өч урын да безнеке була иде.
Менүен менеп була ул. Төшүе куркыныч һәм бик авыр. Аска карасаң, «беттем» дигән сүз. Берсендә бер көндә әллә ничә авыл мәйданын әйләнгәч, мин дә тиз менеп җиттем соңгы колга башына, ләкин төшәргә чамам юк. Әти карап-күзәтеп тора. Хәлемне тиз аңлады. Менеп китте дә мине җилкәсенә утыртып алып төште. Үземнең дә энекәшне шулай коткарганым булды. Роберт Миңнуллинның: «Кирәкми әтәчегез, кирәкми бүләгегез. Мине алырга гына менегез берәрегез!» - дигән шигырь юлларындагы төсле.
- Сабантуй колгасына менү ул синең өчен нәрсә: данмы, малмы (анда бүләкләр дә саллы була), әллә инде үзең генә белгән берәр бүтән хис-кичерешләрме?
- Баштарак бик тә әти малае икәнемне, аның шикелле үк булдыра алганымны исбатлыйсым килде. Ярыш мине ныклык, максатчанлык, кыюлыкка өйрәтте. Дөрес, бүләкләре дә күп булды. Өебез еш кына кибеткә охшап кала иде. Алары да ярап куйды. Бүген инде азарт. Булдыра алырмынмы дип, үземне сынап карау. Бик кызык бит менә. Сабан туе җитәрәк, организмым да әзерләнә башлый. Бу хакта уйласам ук, йөрәк кага башлый, уч төпләрем, үкчәләрем тирләп чыга. Шулай итеп, бөтен гәүдәм миңа булачак ярышта җиңәргә булышырга әзер торуын күрсәтә. Ташлап булмый. Әтигә әнә 56 яшь инде, ә ул узган ел багана башына менеп, юбилеена бүләк ясады. Менә алмаганнарны карап торды-торды да, йөрәге түзмәде, менеп китте.
- Синеңчә, колгага һәркем менә аламы?
- Теләсә, менә ала. Аннары колга озын бит ул: кем уртасына җитә, кем аны да узып китә, бик тырышлар гына иң очына барып җитә. Ләкин теләк белән генә булмый, беләк тә кирәк. Һәр иртәне йөгереп, физик күнегүләр ясамасаң, формаңны тиз югалтасың.
- Халык: «Колгага беренче булып менүчегә җайлырак, аннары ул шомарып бетә», - ди. Син моның белән килешәсеңме?
- Юк, беренчегә тагын да авыррак. Иске колга булса, бигрәк тә: шырпы кадалырга, ярыклары булырга мөмкин. Ә менә соңрак менгәндә, чыланып-йомшарып калган була. Иң рәхәте - кайрысы яңа гына каезланып, быел гына утыртылган яңа колгага менү. Элек саклану чаралары кулланмый гына үрмәли идек, хәзер билгә аркан урыйбыз. Ләкин хәзер катлаулырак: ярыш вакытка уздырыла. 17 метрлы колгага 17 секундта менеп җиткәнем бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading