16+

Черки фестиваленә барасызмы?

Планетада йөз тапкыр ишеткәнче, үз күзләрең белән бер тапкыр барып күрү яхшырак булган вакыйгалар бихисап.

Черки фестиваленә барасызмы?

Планетада йөз тапкыр ишеткәнче, үз күзләрең белән бер тапкыр барып күрү яхшырак булган вакыйгалар бихисап.

Бельгиянең Дур шәһәрендә уза торган альтернатив музыка фестивале дә - шундыйлардан. Бирегә дөньяның төрле почмакларыннан төрле музыкаль төркемнәр җыелып, үз осталыкларын күрсәтәләр. Финляндиянең Суоненйоки шәһәрендә уза торган бакча җиләге (виктория) фестивале дә - гаҗәп күренеш. Традицион карнавалдан соң, жюри бакча җиләгеннән иң яхшы уңыш җыйган фермерларны атый, соңыннан Мисс Виктория - карнавал патшабикәсе сайлана. Фестиваль планына тагын җиләк ашау һәм иң яхшы бакча карачкысы бәйгеләре, спорт ярышлары да кертелгән. Австриянең Линц шәһәрендә уздырыла торган урам артистлары фестивале дә бик күңелле була. Бер-берсе белән концерт мәйданнарын сәгать саен алыштырып торучы артистлар көне буе бәйрәм итә. Эстониянең Тарту шәһәрендә узучы Ганзей көннәрендә Тарту шәһәре үзәге урта гасырлар ярминкәсенә әйләнә. Урамнарда остаханәләр һәм сәүдә палаткалары урнаштырыла, сәхнә булдырыла. Клоуннар, жонглерлар, XIII гасыр кешеләре булып киенгән хатын-кызлар һәм ир-атлар эстон мәдәниятен тулысынча чагылдырырга тиешләр. Черногориянең Пераст шәһәрендә 22 июльдә узучы Фашинадада ел саен көймәләргә ташлар төяп чыгып, аларны диңгезгә ташлыйлар. Традиция генә булудан бигрәк, бу гамәлнең файдалы ягы да бар. Бу - утрауны диңгез юмасын өчен кирәк. Шул ук көнне Фашинада кубогына регата да уздырыла. Шулай да, АКШның Клют шәһәрендә үтә торган Техасс черкие фестиваленә җиткәне юктыр. Тере музыка астында төрле уеннар уйнап туйгач, биредә «Черки аяклары» бәйгесе уздырыла. Иң нечкә аяклы кеше җиңүче итеп сайлана. Черки булып безелдәү бәйгесендә катнашучылар да бихисап була.
Венгриянең Балатонфюред шәһәрендә Анна балы исә 1825 елдан бирле үткәрелә. Хорват Януш беренче тапкыр аны үзенең Анна-Кристина исемле кызы өчен оештырган. Кыз исә, шушы ретродискотекадан соң, уңышлы гына кияүгә чыккан. Шуннан бирле, кияүдә булмаган кызлар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар. Кызлар арасыннан жюри соңыннан балның патшабикәсен сайлап ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading