16+

Чүп савытында да узышалар

Германиядә чүп савытларында узышлар буенча халыкара бәйге үткәрелде. Анда Бельгия, Австрия, Люксембург һәм Европаның башка илләреннән «спортчылар» катнашты. Ел саен оештырылучы бәйгедә быел да немец студенты Штефан Нойер җиңү яулады. Ул үзенең транспортында, ягъни чүп савытында төрле ясалма киртәләр куелган трассаны иң уңышлы узды. Бәйгедә 60тан артык кеше катнашкан, ә...

Германиядә чүп савытларында узышлар буенча халыкара бәйге үткәрелде. Анда Бельгия, Австрия, Люксембург һәм Европаның башка илләреннән «спортчылар» катнашты. Ел саен оештырылучы бәйгедә быел да немец студенты Штефан Нойер җиңү яулады.
Ул үзенең транспортында, ягъни чүп савытында төрле ясалма киртәләр куелган трассаны иң уңышлы узды. Бәйгедә 60тан артык кеше катнашкан, ә күңелле манзараны берничә мең тамашачы күзәткән. Штефан һәркемнең хөрмәтен казанган. Егет чүп савытында йөрергә шулкадәр остарган ки, 40 метр араны 21 секундта җилдерткән. Штефан Нойерга икенче мәртәбә Европа чемпионы исеме бирелгән. Менә бит, чүп савытында узыш булса да - Чемпион.
Ярышларны оештыручыларның берсе Кристофер Кениг сөйләгәнчә, мондый узыш үткәрү фикере Нюренберг шәһәрендәге рок-фестиваль вакытында туган. Шунда бер шаяны җирдә авып яткан чүп савытына утырып, «күрегез, мин ничек тиз барам», дип йөреп киткән.
Кристофер һәм аның дуслары, ә нигә әле чүп савытларында узышлар үткәреп карамаска, дип уйлап куйган булганнар. Нәтиҗәдә әлеге шаян узыш Европада абруй казана бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading