16+

Данияр Хаҗиев: «Безнең халык яхшы әйбердән бизде»

Кайчандыр дермантин сумкасын тотып: «Фасоны шундый ук, әмма күннән кирәк иде», - дип, күн эшләнмәләр остасы Илдус Гайнетдиновка барганын әле дә көлеп искә ала Данияр Хаҗиев.

Данияр Хаҗиев: «Безнең халык яхшы әйбердән бизде»

Кайчандыр дермантин сумкасын тотып: «Фасоны шундый ук, әмма күннән кирәк иде», - дип, күн эшләнмәләр остасы Илдус Гайнетдиновка барганын әле дә көлеп искә ала Данияр Хаҗиев.


Кайчан да булса үзем дә күн белән эш итәрмен дигән уй ике ятып бер төшенә дә керми әле аның ул чагында. Бу - егетнең татар-төрек лицеен тәмамлап, Казан энергетика университетында укып йөргән мәле. Хәер, аның әлеге уку йортын кызыл дипломга тәмамлавына да нибары дүрт кенә ел. Әмма шушы кыска гына вакыт эчендә ул инде билгеле бер даирәдә, төгәлрәк итеп әйткәндә, күнчеләр, кулланма-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүчеләр арасында үзен бик талымлы оста итеп танытырга да өлгерде.

Эзләгән таба

Егетнең күннән эшләнгән букча-портфельләрен, акча янчыкларын, каешларын күреп: «Энергетика өлкәсендә инженер булып эшләп йөрүче егет бу кадәр эшләр майтарырга каян вакыт таба да кай арада бу һөнәрне шушы дәрәҗәдә үзләштерергә өлгергән соң?» - дип аптыраучылар да юк түгелдер. Барысына да үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән ирешә Данияр. Шул ук вакытта моның өчен абыйсы Разимга да рәхмәтле булса кирәк әле ул. Юк, кулыннан тотып күн эшенә өйрәткәне өчен түгел, әлбәттә, ә моннан дүрт ел элек туган көненә шәп кенә телефон бүләк иткәне өчен... Менә шуннан башлана да инде. Көн дә инстаграмга нәрсәдер «элеп», лайклар җыя башлый Данияр. Фотолар да куеп карый, ләкин күрә - берсенең дә моңа әллә ни исе китми. Кемгә кызык инде синең тормышың дигән фикергә килә. Аннары рәсем ясый башлый. Ни дисәң дә, мәктәптә укыганда өч тапкыр сәнгать мәктәбендә укырга омтылып караган кеше бит. Ясап-ясап карый, ләкин үзенә ошамый.



Лайклар да сөендерми. Аңлашыла: башкару дәрәҗәсе дә түбән, мәктәп тә юк... Шунда Мәскәүдән күн белән эшләүче Антон исемле егетнең эшләнмәләренә тап була. Нәрсәсе белән җәлеп итә - эшләренең башкару дәрәҗәсе югары. Менә шунда үзенең нәрсә эзләгәнен аңлый Данияр. Элемтәгә кереп, Антонның үзе белән дә сөйләшә.



- Сине Россиядә бер кеше дә тиешле дәрәҗәдә өйрәтмәячәк, чөнки бездә андый мәктәп юк, - дип, аңа бер-ике сайт тәкъдим итә Мәскәү егете.
- Үземә өйрәнергә кала икән, - ди Данияр.
Эшне азмы-күпме күн, кораллар алудан башлый һәм телефон чехоллары ясарга утыра. Үз-үзенә нык ышанган булса да, уйламаганда гына бик яхшы күн кисәген бозып ташлый. Ярый әле башлаган эше үзе теләгәнчә камил килеп чыга. «Була икән бу!» - ди.



Җөйләре аерылып тора

Бүген инде аның кулы белән ясалган күн эшләнмәләрнең төре генә дә берничә дистәдән артып китә. Ә башкару осталыгы ягыннан останың кулын күпләр арасыннан танырга мөмкин. Тезелеп киткән «чыршылар» кебек бик наят эшләнгән «Европа җөе» дә, «Сәлам Мәрьям» логотибы да һәм инде сыйфатлы күннәре дә «Мин Даниярныкы» дип кычкырып тора.

Беренче карашка ук аерылып та тормас иде, гадәттә күнчеләр башкачарак төрле җөйләргә өс­тенлек бирә, икенчедән, тозсызны күзсез дә аера дигәндәй, еш кына полиэстер - тупас җеп белән тегәләр. Даниярда исә һәрвакыт Франциядән кайтартылган иң яхшы җитен җеп булыр.



- Син инде үзеңне иҗатта таптым дип уйлыйсыңмы? Әллә моңа өстәмә кәсеп буларак кына карыйсыңмы? - дим остага.

- Минем, әлбәттә, кәсеп өчен эшли торган әйберләрем дә бар. Аларны автомат рәвештә ясыйм. Андыйларда иҗат дигән нәрсә юк. Алар - көнкүрештә кирәкле, сыйфатлы, матур, чыдам әйберләр. Шул ук вакытта тәмләп эшли торганнары да бар. Алар хәтта өстәлдә ятканда да аерылып тора. Беләм, бу өлкәдә мин әле үз сүземне әйтергә, үз йөземне булдырырга тиеш, чөнки ансыз булмый. Әлегәчә моңа кадәр булган тәҗрибәгә таяндым дип уйлыйм. Эшләгәндә, берсүзсез, берсенә үземнән - бер әйбер, икенчесенә икенче әйбер өстим. Утырсаң, әлбәттә, эшләнә. Миңа бер төрле операцияне бер­очтан башкару ошый. Бер атна эчендә дүрт-биш портфельне рәттән теккәнем бар. Бер төрле эш эшләгәндә кул күнә, вакыт та янга кала...



Моннан элек «Печән базары»нда башыннан ахырына кадәр кул белән тегелгән, яхшы фурнитуралы бик затлы саквояжын сатып җибәргәнен хәтерлим әле Данияр Хаҗиевның.
- Кеше мондый сыйфаттагы әйберне дә күрергә тиеш, - дигән иде ул вакытта оста.
Бүген инде аның үзенә дә: «Әйдә мин сиңа өйрәнчек булып килим әле», - диючеләр булса да, гаеп түгел.

- Әгәр дә берәрсе: «Мин сиңа акча түлим, өйрәт әле», - ди икән, монысы - бөтенләй башка әйбер. Кеше һәр нәрсәнең үз бәһасе булуын аңларга тиеш. Бездә моны аңлап бетермиләр. Элек-­электән өйрәнчек булып килгәннәр осталарга. Әйтик, мине балта остасы эше кызыксындырды ди. Моның өчен мин, әлбәттә инде, остазга түләргә яки өйрәнчек буларак аңа бушка эшләргә тиеш. Аның каравы эшкә өйрәнәм бит. Гыйлем ул - гомерлек, - ди Данияр.
Әмма әлегә Данияр Хаҗиевның эш өстәле янында олы кызы - өч яшьлек Мәрьямнән башка берәү дә күренми шикелле. Ә ул әтисе кул юарга киткән арада да аның берәр эшенә үзе белгәнчә «култамгалар» сырлап куярга да мөмкин икән әле.

WORLDSKILLSка эше әзер

- Эх, менә шуны эшләргә иде, дип ниятләп йөргән, әлегә йөрәк җитмәгән әйберләр юкмы? - дип кызыксынам.
- Аяк киеме тегәсем килә. Мин моңа тотынып карадым. Теләк бар. Ләкин бөтен әйберне бәя хәл итә. Ниндидер вакыт эчендә безнең халык яхшы әйбердән бизде. Күп кешегә арзан кирәк, матур кирәк, сыйфатлы ки­рәк. Әмма аларның бөтенесе бер җиргә сыя алмый. Әйтик менә АКШта һәр останың үз бәясе бар. Шул исәптән сәгате 15әр доллар белән бәяләнә торган осталар да. Бүген шулкадәр акчаны түләргә кем әзер бездә? Миңа, мисал өчен, портфель эшләр өчен 16 сәгать вакыт кирәк. Кем 16 сәгатькә 15әр доллар бирергә, ягъни 200 доллар түләргә әзер? Юк. Шуңа да мин аны 100 долларга сатам. Ә эш коралларын, күнне Япония­дән яки Европадан кайтартам, - дип, оста үзенең исәп-хисапларын да санап узды.

Моннан элек Корстонда узган «Энҗе» бәйгесендә дә катнаша ул. Оештыручыларның берсе килеп: «Миңа синең әйберләрнең эшләнеше ошый. Бик профессиональ. Ләкин сиңа беренче урынны бирә алмыйбыз - монда милли бизәкләр юк», - ди. Дөресен генә әйткәндә, тотып торырлык әйберең булмаса, аны бизәк тегеп кенә дә коткарып булмый инде анысы.

Хәер, хәзер инде Данияр Хаҗиев үзе дә теләсә кайсы эш янына килеп, «Бизәге матур, әмма эш­ләнеше начар. Эшләнеше матур, ләкин күне начар», - дияргә мөмкин. Бу, билгеле, аның масаюы да, үзен өстен куюы да түгел. Бары тик япон осталарының, Европа күнчеләренең эшләрен шактый өйрәнүдән һәм эталонның ни икәнен аңлаудан гына килә ул. Ни өчен аларның эшләре яхшы килеп чыгуын ул үзенчә бәяли.



- Беренчедән, аларның эш кораллары яхшы. Бу бик зур плюс, - ди Данияр. - Бервакыт бер бик яхшы танышым - теш табибы Мансур абый Хәйдәршин белән чәй эчеп утырабыз да, «Эш коралы алыр идем, акча юк», - дим. Бу минем һич кенә дә акча соравым түгел иде. Ә ул: «Мә, ни телисең шуны ал, әмма яхшы эш коралы белән эшләргә өйрән», - дип, акча сузды.


Бара торгач, Франциядән күп кенә эш коралы килеп төшә үзенә. Корал эшли, ир мактала, ди халык мәкале. Бәяне эшең матур булган өчен генә куймыйлар шул. Камиллеккә, башкару осталыгына бәйле барысы да. Юкса, бездә ике алымны бергә кушарга өйрәнүгә үк базарга сатарга чыга башлыйлар. Менә шуларны аңлаган күнче буларак, Данияр Хаҗиев башта үзенең башкару техникасын билгеле бер дәрәҗәгә җиткерә. Ни өченме? Булыр-булмас әйберне тәкъдим итү оят булган өчен. Бүген инде Данияр Хаҗиевны заман белән бергә атлаучы инженер-күнче дия алабыз. Өстәлендә 2019 елда узачак WORLDSKILLS - эшче һөнәрләре чемпионатында эш кораллары салыначак букча яткан оста турында тагын ни әйтәсең? Булдыра!



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading