16+

«Әдәби хәзинә» тапшыруын алып баручы Рания Юнысова ник ел саен «Мастер и Маргарита»ны укый?

- Яраткан китабым дигәндә, мөгаен, Габриэль Гарсиа Маркесның «Сто лет одиночества» романын әйтергә кирәктер. Шул китаптан башланды Маркес белән кызыксынуым. Аның геройлары бер әсәрдән икенчесенә күчә, аның дөньясының очы-кырые юк, чынбарлыгы - уйдырма, тылсымы - табигый. Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход», Булгаковның «Мастер һәм Маргарита», Уильям Голдингның «Повелитель мух» романнары шулай...

- Яраткан китабым дигәндә, мөгаен, Габриэль Гарсиа Маркесның «Сто лет одиночества» романын әйтергә кирәктер. Шул китаптан башланды Маркес белән кызыксынуым. Аның геройлары бер әсәрдән икенчесенә күчә, аның дөньясының очы-кырые юк, чынбарлыгы - уйдырма, тылсымы - табигый.

Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход», Булгаковның «Мастер һәм Маргарита», Уильям Голдингның «Повелитель мух» романнары шулай ук миңа бик көчле тәэсир иткән әсәрләрдән. Әле шундый сәер традициям бар. Ел саен май аенда «Мастер...»ны кабаттан укый башлыйм. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга.

Татар әдәбиятына килгәндә, прозага караганда, шигърияткә күбрәк тартылам. Хәсән Туфан, Зөлкарнәйләр, Розалина Шаһиева шигырьләрен ятларга яратам, чөнки күңелдән сөйләгәндә генә шигырьне тулысынча аңлап, үзеңнән кичереп була кебек тоела миңа.

Хәзер Милорад Павичның «Хазарский словарь» әсәрен укыйм. Җөмлә саен ­туктап, «Кирәк бит, ә!» - дип гаҗә­пләнеп куям. Павичның образлары, гому­мән, без белгән яссылыкка туры килми. Андый әсәрләрне аңлап, ниндидер нәтиҗә ясау өчен түгел, фикерләү механизмын эшләтеп җибәрү өчен укырга кирәктер. Мәсәлән, сез җанны кайда урнаша дип уйлыйсыз? Беренче булып: «Кешенең эчендә, күкрәгендә», - дигән уй килә. Ә Павичның «Внутренняя сторона ветра» әсәрендә шундыйрак җөмлә бар: «Ул уянды һәм үзенең башка берәүнең җанында икәнлеген аңлады». Җан - ниндидер бүлмәгә, киңлеккә әверелде, анда җиһазлар, вокзал, поездлар бар. Павич әнә шулай бар нәрсәнең эчен тышка әйләндерә, шул исәптән синең уйларыңны да.

Ә китаплар дөньясына мине «Мең дә бер кичә» дигән гарәп әкиятләре җыентыгы җитәкләп алып керде. Маркесның тылсымнары да, Айтматовның риваять­ләре дә минем өчен меңнең беренче кичәсендә сөйләнгән әкияттән башланды, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading