16+

Дикторларга ярдәмгә киләләр

Телевидениедән татарча тапшыруларны аз карауларының төп сәбәбе итеп, кайбер дикторларның туган телебездә матур сөйләшә белмәүләрен аерып күрсәтүчеләр шактый. Ләкин киләчәктә бу проблема калмас дип ышанырга тулы җирлек бар.

Дикторларга ярдәмгә киләләр

Телевидениедән татарча тапшыруларны аз карауларының төп сәбәбе итеп, кайбер дикторларның туган телебездә матур сөйләшә белмәүләрен аерып күрсәтүчеләр шактый. Ләкин киләчәктә бу проблема калмас дип ышанырга тулы җирлек бар.

Без бу эшкә үзебез кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә булдык.
«Сәләтле буын» шәһәр бәйгесе шушы максатны күздә тотып оештырыла. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге, «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Яшь ТНВ» телеканалы һәм без «Елга аръягы» балаларга өстәмә белем бирү үзәге бергәләп оештырдык аны. Ике этапта узган бәйгедә Казанның татар телен яхшы белгән 1-11нче сыйныф укучылары катнашты. Беренче этап - сайлап алу, икенчесе - финал ярышлары. Яшь үзенчәлекләренә карап, балалар өч төркемгә бүленеп чыгыш ясадылар. «Танышу» мәйданында катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, яраткан әсәрләреннән өзекне «Әдәби галәм» бүлегендә тәкъдим иттеләр. Алып баручы ролендә дә булдылар. «Каләм, кальбеңдә ни бар?» номинациясендә үзләре иҗат иткән шигырь, хикәя, эссе, әкиятне сөйләп күрсәттеләр, таныш булмаган тексттан хата эзләделәр, интервью остасы икәнлекләрен дә исбатларга тырыштылар.
Бәйгедә катнашучы балалар чыгышын республикабызның танылган сәнгать әһелләре, телевидение журналистлары, педагоглар бәяләде. Жюрида булган Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Илгизәр Хәсәнов, «Яшь ТНВ» телевидениесенең тапшырулар редакторы Роза Әдиятуллина, күп еллар филармониядә нәфис сүз жанрында эшләгән Зифа Гәрәева, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәраповаларга конкурсантларның чыгышын бәяләү җиңел булмады. Чөнки һәрбер укучы, укытучы, хәтта әти-әниләр, әби-бабайлар да бу бәйгегә бик җитди ­карап әзерләнгәннәр иде. Бәйгенең җиңүчеләре күп булса да, җиңелүчеләре булмады. Балалар телебезнең бөтен матурлыгын, аһәңен башкаларга да аңлатырга тырыштылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading