16+

Дөньяның иң сәер кешеләре

Юк, сүз тышкы кыяфәт турында бармый. Аларның йөз-кыяфәтләре тел-теш тидерерлек түгел. Үзләренең сәер гадәтләре, башкаларда булмаган сәләтләре белән таң калдыралар алар.

Дөньяның иң сәер кешеләре

Юк, сүз тышкы кыяфәт турында бармый. Аларның йөз-кыяфәтләре тел-теш тидерерлек түгел. Үзләренең сәер гадәтләре, башкаларда булмаган сәләтләре белән таң калдыралар алар.

Hi-tech яратмаучы ханым
Без тормышыбызны техникасыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә Дебби Берд исемле ханымның микродулкынлы миче дә, компьютеры да, хәтта кәрәзле телефоны да юк. Юк, цивилизация булмаган утрауда яшәми ул. Ханымда электр кыры барлыкка китерүче техникага аллергия - тәне кызара, яргалана һәм бик нык авырта. Шуңа күрә Дебби, шәһәрне калдырып, электр булмаган җиргә яшәргә күчеп киткән. Монда ул үзен бик яхшы хис итә икән.
Tic Tac ашаучы кыз
Кечкенә генә пластик савыттагы Tic Tac кәнфитләрен татып карамаган кеше юктыр, мөгаен. Ә менә 17 яшьлек Натали Купер фәкать шул «төймәчекләр» белән генә туклана. Кызны «киребеткән тәмлетамак» дип атарга ашыкмагыз. Кодрәтеннән килсә, бер дә ашамас иде дә бит, ләкин кызның ашказаны, ни сәбәпледер, Tic Tacны гына кабул итә, калган ризыклар Наталиның организмы өчен авырлык тудыра. Кечкенә «төймәчекләр»дә бернинди дә файдалы матдә юк, шуңа күрә табиблар кызны торбачык аша махсус концентратлар белән тукландыра башлаганнар.
Очкылык тотучы музыкант
Очкылык тота башласак, «бисмилла»ны әйтеп, су йотып куярга ашыгабыз. Тик Крис Сандс атлы егеткә әлеге алым да ярдәм итми. Менә 24 ел инде аны бертуктамый очкылык тота. Ул әллә ничә төрле курслар да узып караган, йога белән шөгыльләнгән - тик берсе дә булышмаган. Егетне һәр ике секунд саен, хәтта йоклаганда да очкылык тота икән. Табиблар әлеге сәерлекнең сәбәбен һаман да ачыклый алмыйлар, ә Крис үзе шулай тилмерүен ашказаны клапанының эштән чыгуы белән аңлата.
Йокламый торган малай
Беренче карашка 3 яшьлек Ретт Ламб калган яшьтәшләреннән бернәрсә белән дә аерылмый. Тик калган балалар, көне буе уйнап арыгач, татлы төшләр күрә-күрә йоклаганда, малай уяу булуын дәвам итә. Ретт тәүлеккә 24 сәгать актив тормыш алып бара, ул гомумән йоклый белми. Медицина тикшерүләре малайның организмында бернинди тайпылышлар да тапмаганнар. Шулай да Реттның йокламау сәбәбен ачыклаганнар: аның нерв системасы бик үзенчәлекле икән, шул малайны йоклатмый да инде. Тәүлек буе аяк өстендә булып, үзен яхшы хис итүче баланың әти-әнисе шатланырга да, борчылырга да белми ди: балалары уяу булса да, олыларның йокысы килә бит.
Судан куркучы кыз
Австралиядә яшәүче Эшли Моррис үтә сәер аллергиядән җәфа чигә. Кыз суга якын да килә алмый. Юыну, суда коену турында әйтеп тә торырга кирәкми, хәтта табигый тир бүлеп чыгару процессы да Наталига авырлык китерә - аның тәнендә кызыл таплар барлыкка килә, алар кычыталар һәм өстәмә авырлык тудыралар. Морриста суга аллергия 14 яшендә ачыкланган. Бу сирәк очрый торган чирнең исеме - Aquagenic Urticaria. Кызга чисталык саклау, ай-һай, кыенга туры киләдер. Шунысы да башка сыймый: теләсә нинди температурадагы суга аллергия булган Натали нәрсә эчә икән соң?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading