16+

ДӘВАМ

Яратмады Габдуллаҗан әти-әнисе куйган исемне. Балигъ булып җитәр-җитмәс, яшьтәшләре арасында: «Мин - Гарольд», - дип кенә җибәрә торган булды. Мәгәр эш паспортка килеп терәлгәч, исемен алыштыра алмады, шуңа гарьләнеп, кара көеп чыкты. Надан вә иске карашлы әти-әнисеннән үч алырга җай эзли башлады. Тәки тапты бит. Әүвәл, Гөлйөзем, Мәрьям, Зөһрә кебек...

ДӘВАМ

Яратмады Габдуллаҗан әти-әнисе куйган исемне. Балигъ булып җитәр-җитмәс, яшьтәшләре арасында: «Мин - Гарольд», - дип кенә җибәрә торган булды. Мәгәр эш паспортка килеп терәлгәч, исемен алыштыра алмады, шуңа гарьләнеп, кара көеп чыкты. Надан вә иске карашлы әти-әнисеннән үч алырга җай эзли башлады. Тәки тапты бит. Әүвәл, Гөлйөзем, Мәрьям, Зөһрә кебек...

Яратмады Габдуллаҗан әти-әнисе куйган исемне. Балигъ булып җитәр-җитмәс, яшьтәшләре арасында: «Мин - Гарольд», - дип кенә җибәрә торган булды. Мәгәр эш паспортка килеп терәлгәч, исемен алыштыра алмады, шуңа гарьләнеп, кара көеп чыкты. Надан вә иске карашлы әти-әнисеннән үч алырга җай эзли башлады.
Тәки тапты бит. Әүвәл, Гөлйөзем, Мәрьям, Зөһрә кебек кызларның сөрсегән исемнәреннән җирәнеп, Ядвига дигән чая туташка өйләнеп ташлады. Болар, нәсел арттыру системасын үзара килешенгән калыпка салып, бер-бер артлы Синус һәм Косинус исемле ике ир, Марсельеза белән Варшавянка исемле ике кыз балага җан өрделәр. Синус Гарольдович яки Марсельеза Гарольдовна дигән тезмә ишетүгә, түбәсе күккә тия иде Габдуллаҗанның.
Гомер тиз уза дигәндәй, Синус, үсеп җиткәч, Матильда Җаббарова, Косинус - Раймонда Әхмәдуллина исемле фәрештәләрне яр итеп, үз нәселләренә дәвам бирделәр. Марсельеза белән Варшавянка да, абыйларыннан калышырга теләмичә, берсе - Роальд Динмөхәммәтов, икенчесе Освальд Сәйфелмөлеков исемле егетләрне һушсыз итте. Рәхмәт төшкере, бу дүрт пардан киткән үрчем бик бәрәкәтле булды: тиздән Икс, Игрек, Зет, Атос, Портос, Арамис, Фтор, Хлор, Бром, Аргентум кебек балалар җиһанга аваз салды. Ходаның күңеле киң, ахыр чиктә боларның да нәселе үз җаена таралып, Лабрадор һәм Гольфстрим, Фобос һәм Деймос, Дебет белән Кредит, Сальдо белән Калькуляция, Будулай, Спикер, Инвестиция, Спонсор ише исемнәр фонтан урынына бәреп чыкты. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, Зет Казимирович Лабрадор Бруттовичны, Аппенин Бромович Брахмаптура Фторовнаны кардәш итеп танымый башлады. Югыйсә, болар әле һаман да уртак, таш гасырыннан калган иләмсез Сәйфетдинов фамилиясен йөртәләр иде.
Супергуру Сөләймановичның язмышы кызык кына булды. Вакыты җиткәч, өйләнде бу. Әмма беренче яры Икебана Мөсләхетдинова да, икенче хәләле Макраме Габделганиева да, ике-өч ай торуга, «талак»ка дучар булдылар. Өченче хатыны Абракадабра Муллагалиева исә кысыр булып чыкты. Аптырап тормадылар яшьләр: бала табу йортыннан ике ташландык малай алып кайтып, берсенә Пульсар, икенчесенә Квазар дип исем куйдылар. Болары азрак баш калкыткач, янә бер парны уллыкка алып, Инцель белән Мокаманаи дип теркәттеләр. Аларга янә Микрофарада дигән кызчык килеп өстәлде. Болар нәселендә тора-бара Оцеола, Аэций, Эномай, Ганс, Генрих, Аутдафе, Мадонна, Консенус, Амеба, Инфузория, Хладоминада кебек исемнәр гадәткә кереп китте.
Ходаның хикмәте, бер заман бу нәселдән берәү - әллә Чухче, әллә Эккер - шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, иблис ләгыйньгә ияреп, төпчек улына ялгыш кайсыдыр буын бабасы йөрткән Габдуллаҗан исемен биреп ташлады. Әмма дөньяда тиңе күрелмәгән бу ахмаклыкка чик тиз куелды. Малай, баш-күз алгач, гарьләнүеннән буылып үлә язды. Әрҗәле арбасыннан да төшеп җитмәде, яшьтәшләре арасында: «Мин - Гарольд!» - дип күкрәк кага башлады...
1992

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading