16+

«Елан»-борычлар

Җәйләрен Казан шәһәренең Царицыно бистәсендәге бакчасында яшәүче Гөлфия Зиннәтуллина беркөнне салат өчен борыч алырга чыккан җирендә гаҗәпләнүдән бер мәлгә өнсез кала: шундый шәп сорт дип утырткан борычлары елан һәм башка шундый рептилия рәвешенә кереп үскәннәр бит! Шаккатмас җиреңнән дә шаккатарсың - һәр төбе саен 33-37 сантиметр озынлыктагы 5-8 борыч эленеп...

Җәйләрен Казан шәһәренең Царицыно бистәсендәге бакчасында яшәүче Гөлфия Зиннәтуллина беркөнне салат өчен борыч алырга чыккан җирендә гаҗәпләнүдән бер мәлгә өнсез кала: шундый шәп сорт дип утырткан борычлары елан һәм башка шундый рептилия рәвешенә кереп үскәннәр бит! Шаккатмас җиреңнән дә шаккатарсың - һәр төбе саен 33-37 сантиметр озынлыктагы 5-8 борыч эленеп торсын әле! Араларында башын күтәргән, бөтерелеп яткан, ташланырга җыенган еланга охшаганнары да бар. Аларны нишләтүе турында кызыксынгач, Гөлфия: «Үзебез дә хәйранын кулландык, туганнарыма, танышларыма да бирдем. Әллә ни булмаса да, әлеге борычлар күргән һәркемдә уңай тойгылар уятты, ирексездән, кәефләрен күтәреп җибәрде. Банкага тутырырга ярамасалар да, әлеге борычлар хуш исле һәм татлы», - дип җавап бирде. Әлеге табигать могҗизасы булган «елан»-борычларны елан елы хикмәтедер дип фаразлаучылар да бар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading