16+

Елый белмәү – күңел катылыгыннан...

Елый белмәү – күңел катылыгыннан...

• Елый белмәү - күңел катылыгыннан. Күңел катылыгы - гөнаһлар саны артуыннан. Гөнаһлар артуы - хыялларга артык бирелүдән. Хыялларга артык бирелү - үлемне онытудан. Үлемне оныту - бу дөньяны артык яратудан. Ахирәтне онытып, бу дөньяны артык ярату - ул барлык хаталарның башы...
• Мал-мөлкәткә гашыйк булсаң, Кыямәт көнендә аның өчен җавап бирәсеңне онытма.
• Зур, матур йортны бик яратсаң, кабергә керәсеңне дә онытма.
• Нинди дә булса мәхлукка гашыйк булсаң, аны бар кылган Яратучы турында онытма.
• Аллаһ яраткан нәрсәләргә игътибарыңны юнәлтсәң, Ул дөнья эшләреңне сине шатландырырлык итеп кайгыртыр.
• Йортыңны кунаклар көткән кебек чиста тот, йөрәгеңне үлемне көткән кебек чиста тот.
• Балаларыңа Аллаһы Тәгалә турында сөйләмәсәң, соңрак Аллаһы Тәгаләгә балаларың турында сөйләргә туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading