16+

Фатирга керү һәм тулай торак хикмәтләре (БӘЯЛӘР, ЭКСПЕРТ ФИКЕРЕ)

Казанга укырга килеп тә, торыр урыны булмаган һәр студент ике ут арасында кала. Икенең берсен сайлыйсы: барлык уңайлыклары булган фатирга керергәме, әллә тулай торакта яшәргәме? Икесенең дә уңай һәм тискәре яклары бар.

Фатирга керү һәм тулай торак хикмәтләре (БӘЯЛӘР, ЭКСПЕРТ ФИКЕРЕ)

Казанга укырга килеп тә, торыр урыны булмаган һәр студент ике ут арасында кала. Икенең берсен сайлыйсы: барлык уңайлыклары булган фатирга керергәме, әллә тулай торакта яшәргәме? Икесенең дә уңай һәм тискәре яклары бар.


Тулай торак шулпасы

Мин биш ел буена тулай торак шулпасын эчтем һәм бер дә үкенмим. Әле дә хәтерлим, бу карарымны ишеткәч, барлык туганнар да, бер­авыздан: «Бозыласың!», «Ач буласың!», «Андагы тавышка рәтләп укый да алмыйсың!» - дип, мине үгетли башлады. Дөрес, аларның берсенең дә тулай торакта яшәп караганы юк иде. Фәлән кеше сөйләгәннән чыгып «начар» дип мөһер сугулары. Әгәр сезне дә шулай куркытсалар, ышанмагыз, бу - әкият! Хәзерге тулай тораклар шәһәр фатирыннан ким түгел. Аларның кайберсе белән танышып китик әле.

2013 елда җәйге спорт уеннарының мирасы булып калган Универсиа­да авылы - республиканың иң зур, иң уңайлы тулай торак комплексының берсе. Төзелеп беткәч тә, аңа Россиянең иң яхшы студентлар кампусы исемен бирделәр. Ил буенча аның аналоглары юк әле. Икенче төрле аны «студентлар утравы», «шәһәр эчендәге шәһәр» дип тә йөртәләр. Әлеге шәһәрчекнең үз кибете, матурлык салоны, спорт үзәкләре, Универсиада музее, кафе, банк, массаж кабинеты, солярий бүлмәсе, почтасы, хәтта машина йөртергә өйрәтүче мәктәбе дә бар. Авырып китсәң, студентлар сырхауханәсе дә янәшәдә генә. Ә бүлмәләре инде үзе бер фатир кебек. Биредә ел саен 8 меңнән артык кеше яшәсә дә, анда һәрвакыт чис­талык, тәртип. Комендант, тәрбиячеләр, сакчылар бер генә студентны да күз уңыннан ычкындырмый. Хәтта «авылга» кергәндә дә икешәр контроль тикшерү посты аша узасың. Бу инде кибеттән исерткеч эчемлек, урамнан егет ташый алмыйсың дигән сүз. Хәтта әти-әниеңне дә бүлмәгә җентекләп тикшереп кенә кертәләр. Сүз уңаеннан: әгәр балагыз Универсиада авылында яши башлый икән, аңа кунакка килгәндә һәрвакыт үзегез белән паспорт яки машина йөртү таныклыгы булсын. Бу документлардан башка сезне кертмәячәкләр.
«Авылда» ике, өч, дүрт кешелек фатирлардан торган 20 торак йорт бар. Һәр бүлмәдә суыткыч, электр яки газ плитәсе тора. Кайбер бүлмәләрдә аш бүлмәсе дә бар, кайберләрендә ул - берничә фатирга уртак. Суыткычлар артык зур түгел, шуңа да андагы урын өчен бераз «сугышырга» туры киләчәк. Шәһәр үзәгенә автобус, троллейбус йөри, ерак түгел генә - метро.

Моннан тыш, КФУның тагын тугыз тулай торагы бар әле. III курстан соң студентлар Универсиада авылыннан Гадел Кутуй, Кызыл Позиция, Гвардия, Пушкин, Бутлеров, Академик Губкин урамнарында урнашкан Студентлар шәһәрчегенә күченә.


Казан аграр университетына укыр­га кергән барлык студентлар да, бюджет-коммерция бүлегендә укуларына карамастан, тулай торакта яши ала. Алар өчен «общага»да 1683 урын каралган. Олырак курс­лар өчен урыннар санаулы гына. II-IV курс укучылары биредә тору өчен гариза язарга тиеш. Кабул итү комиссиясендә хәбәр итүләренчә, спорт, иҗат, фән өлкәсендә актив булган студентлар урамда калмаячак.
- Безнең ике тулай торак бар: берсе - Карл Маркс урамы, 69, икенчесе Ферма-2, 79 адресы буен­ча урнашкан. Һәрберсе укырга бару өчен уңайлы җирдә. Быел түләү бәясе аена - 310 сум, - диде кабул итү комиссиясе белгече Гүзәл Нәбиева.

Элеккеге заманнардагы кебек, биредә дә старосталар бар. Студентларның бүлмәдәге тәртибен яшьтәшләре дә тикшереп тора. Бу исә тулай торакны тәртиптә тоту өчен тагын бер стимул.

«Сарафан радиосы»на ышаныргамы, «авито»гамы?

Ата-анасының кесәләре калын булганнар фатир да арендалап тора ала. Ләкин моңа да күп вакыт, сабырлык, районына карап, фатир бәяләрен яхшы белү сорала. Кемдер, фатирны «сарафан радиосы» аша таба, ә кемдер «авито» кебек сайтлардагы игъланнарны чүпләргә мәҗбүр (хәер, монда да фатир хуҗаларына түгел, риелторларга эләгәсең!). Без дә бу өлкәдә риелторлык оешмасының бер хезмәткәре белән элемтәгә кердек.

- Фатирны җәй урталарыннан эзли башласаң кулайрак. Сентябрь якынлашкан саен катлаулырак. Озак вакытка фатир арендаларга җыенасыз икән, бу өлкәдә тәҗрибәсе булган агентлыкларга мөрәҗәгать итегез. Бу - гарантия дигән сүз. Сез ул фатирда укуыгыз беткәнче дүрт-биш ел торырга, яисә ике-өч көнгә дә калмаска мөмкин. Фатирда яшәп карамаган килеш, андагы шартлар белән дә яхшылап танышып булмый: бәлки күршеләрегез тыныч түгелдер, йә «җеннәрегез» бу фатирны үз итмәс, төрле сәбәпләр бар бит. Шуңа да бер ай эчендә шул ук агентлыкка башка фатир сайлауны сорап мөрәҗәгать итә аласыз. Бу эшне алар бушка башкарачак. Риелтор да үзенә эшләүче түгел, агентлыкта эшләүче булса ышанычлырак. Ул ике якка да найм килешүе төзергә ярдәм итә. Шулай ук ике як өчен отышлы әйбер. Бу очракта фатир хуҗасының үзе белән «милекче» документы, паспорты булырга тиеш, ә «снимать» итүчегә үзе белән паспорт кына алса да була, - ди риелтор Айтуган Шәрәфиев.

Әлеге килешү ике якның да мәнфәгатьләрен кайгыртып төзелергә тиеш. Әгәр дә арендалаучы кеше берничә ай дәвамында акча түләмәсә яки фатир хуҗасы, акча түләнүгә карамастан, вакытыннан алдарак чыгып китәргә кушса, шушы документ ярдәмгә килә дә инде. Риелтор фатирда булган җиһазны да алдан ук карап чыгарга киңәш итә. Фатирда берәр җитешсезлек табасыз икән, барысын да килешүгә теркәгез. Бу язу, фатирны хуҗасына кире тапшырганда, җиһазларга сезнең зыян китермәвегезне дәлилләп торачак. Казанда фатир табып биргән өчен, риелторлар кимендә биш мең сум акча ала.

Инде фатирларны мөстәкыйль эзлисе килгәннәр өчен кайбер оешмалар билгеле бер суммага фатир хуҗаларының номерларын сата. Ләкин бу әйбергә артык ышанырга кушмыйлар, чөнки сез номерын сатып алган кеше күп очракта фатирында тору өчен кешене инде күптән тапкан булып чыга.

- Фатирның бәясе андагы ремонтка, җиһазга, урнашу урынына бәйле. Казанның Вахитов, Яңа Савин районнарындагы фатирлар иң кыйм­мәт йөри торганнар. Иң очсызы - Авиатөзелеш белән Киров районы, - диде Айтуган Шәрәфиев.

Тулай торакка урнашу өчен

Укырга кергәндә, тулай торак сорап, гариза язасың.

Кирәкле документлар:

паспорт (төп нөсхә һәм ике күчермәсе (2-3, 5нче битләр);
ИНН ( төп нөсхә һәм күчермә);
пенсия иминияте таныклыгы (төп нөсхә һәм күчермә);
медицина полисы ( төп нөсхә һәм 2 күчермә);
Rw кан анализы (яшәү урынындагы сырхауханәдән);
соңгы елда флюорография тикшеренүе нәтиҗәсе (күчермә);
дерматологтан белешмә (яшәү урыныннан);
тулай торакка урнашу өчен терапевтның медицина белешмәсе;
3x4 зурлыктагы өч фото.


Денис Мөхтәсипов, «Әкәмәт» ШТК командасы уенчысы:



- Казанга укырга кергәндә, мин әле беркемне дә белми идем, аралашу, яңа дуслар табу кирәк иде. Чын дуслар тулай торакта табыла дип белми әйтмиләр икән. Хәзер бергә ач та торабыз, стипендияне дә бергәләп көтәбез. Тулай торак иҗатка стимул бирә. «Әкәмәт»нең иң яхшы мәзәкләре, җырлары да нәкъ менә Казан аграр университеты тулай торагында туды. Алар барысы да тормыштан алынган. Тулай торак тормышы - кайнап торган кечкенә генә ил ул.

Ринат Галиәхмәтов (Татар-малай), блогер:

- Мин үзем туып-үскән Түбән Кама шәһәрендә белем алдым. Укыган вакытта әти-әни белән бергә тордым, шуңа күрә беркайчан да тулай торакка ихтыяҗ булмады, ләкин гел «общага»да яшәп карарга кызыктым. Дуслар, танышлар: «Тулай торакта яшәве рәхәт», - дип сөйләде. Икесенең дә «плюс» һәм «минус»лары бар. Әйтик, фатирда яшисең икән, үз иркеңдә йөрисең, душ, бәдрәф һәрвакыт буш. Ләкин икенче яктан, студент өчен бик кыйммәткә төшә ул. Шуңа да тулай торакны сайларга киңәш итәм. Фатирда яшәргә акча эшли башлагач та өлгерерсез әле.

Чаллы
Бер бүлмәле фатир - 5-12 мең сум
Ике бүлмәле фатир - 9-15 мең сум
Өч бүлмәле фатир - 10-20 мең сум

Әлмәт
Бер бүлмәле фатир - 6-10 мең сум
Ике бүлмәле фатир - 8-15 мең сум
Өч бүлмәле фатир - 14-20 мең сум

Түбән Кама
Бер бүлмәле фатир - 5,5-14 мең сум
Ике бүлмәле фатир - 7,5-15 мең сум
Өч бүлмәле фатир - 18-25 мең сум



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading