16+

Филипп Киркоров белән дуэт җырлаган Дэниел Чижевский: «Һәр ятимнең үз йорты булсын»

Дэниел Зариповны күпләр НТВ каналында барган «Ты супер!» бәйгесе аша танып белә. Бу халыкара проектта әти-әнисез калган 18 яшькәчә ятим балалар катнаша. Дэниел бәйгедә, Филипп Киркоровның «Единственная моя» җырын башкарып, тамашачыны шаккатырган иде. Филипп Киркоров үзе дә малай белән дуэт башкарды.

Филипп Киркоров белән дуэт җырлаган Дэниел Чижевский: «Һәр ятимнең үз йорты булсын»

Дэниел Зариповны күпләр НТВ каналында барган «Ты супер!» бәйгесе аша танып белә. Бу халыкара проектта әти-әнисез калган 18 яшькәчә ятим балалар катнаша. Дэниел бәйгедә, Филипп Киркоровның «Единственная моя» җырын башкарып, тамашачыны шаккатырган иде. Филипп Киркоров үзе дә малай белән дуэт башкарды.

Дэниел өч яшеннән җырлый. Язмыш кушуы буенча Идел буе районы балалар йортында яши башлагач, шунда музыка җитәкчесе булып эшләүче Айсылу Чижевская малайга игътибар итә. Соңрак остазы аның өчен әнисенә әйләнә. Уңышлы эшен ташлап, күңеле сораганга, балалар йортында эшли башлаган Айсылу аны үз гаиләсенә тәрбиягә ала. Дэниелга кадәр Чижевскийлар гаиләсенә балалар йортыннан Әмир күченә.
- Әмир белән танышканда аңа 2 яшь иде, хәзер 13 тулды инде. Кадетлар мәктәбендә белем ала, оста рәссам үсеп килә. Дэниел да бик сәләтле, акыллы бала. Аның белән уртак телне тиз таптык, төрле бәйгеләргә, фестивальләргә бергә йөри идек, нәтиҗәдә, безгә бер гаилә булып яшәргә кирәк дигән фикергә килдек, - дип сөйли Айсылу.
Яңа гаиләгә килгәннән соң, егетнең тормышында күп нәрсә үзгәргән. Татарча сөйләшергә өйрәнә башлаган. Татар телендә башкарган беренче җыры - «Син минем зәңгәр офыгым».
- Бу җырны башта мин башкардым. Ул минем өчен бик кадерле. Сүзләрен әтием Рөстәм Мингалим язган. Җыр әнигә соңгы хушлашу хаты кебек иҗат ителгән. Әлеге шигырьгә яңа көй язып, скрипка тавышларын өстәп, аны Дэниелга бүләк иттем, - ди Айсылу.
Филипп Киркоров белән Дэниел очраклы танышкан. «Ты супер!» шоу программасында алып баручы Вадим Такменев егет янына кунак килгәнен әйтә. Баксаң, кунак Филипп Киркоров икән!
- Төгәл генә нәрсә хакында аралашканны да хәтерләмим. Барысы да көтмәгәндә булды, томан эчендә кебек. Шулай да җырчының биргән киңәшләре истә калган: «Сәхнәгә чыгар алдыннан беркайчан да борчылма, чын артистлар кебек чыгыш яса. Кешеләргә шатлык, күңелле кичерешләр бүләк ит. Алар да сиңа шул рәвешле җавап кайтарыр», - диде. Бу сүзләр миңа ышаныч бирде, - ди Дэниел.
Дэниел Чижевский (бу аның псевдонимы. - Авт.) бөтен җирдә җырлый. Хәтта урамда барганда кайбер кешеләр дә, аның җырлаганын күреп, гаҗәпләнеп калалар икән. Ул профессиональ җырчы булырга, зур сәхнәгә чыгарга хыяллана. Тагын бер хыялы - хуҗасыз хайваннар өчен приют булдыру.
- Йорт хайваннарын бик яратам. Ул приютта һәрберсенә урын табылыр иде: эткә, мәчегә, хәтта тараканга да. Алар белән төрле күргәзмәләр оештырырга хыялланам. Иң мөһиме - һәр ятимнең, хуҗасыз хайванның үз йорты булсын, - ди Дэниел. - Ятимнәр йортында тәрбияләнгән чакта балаларга әти-әни назы җитмәгәнне үзем кичердем, гаиләнең ни дәрәҗәдә кыйммәтле нәрсә икәнен аңлыйм. Бар мәхәббәтемне гаиләмә бирергә тырышам.
Хәзерге вакытта егет музыка көллиятенә укырга керергә әзерләнеп йөри. «Җиңүләребез алда әле», - ди әнисе Айсылу, аның белән горурланып. Уллары Солтан белән уртак тел табып, өч малайның бер йодрык булып тату үсүләренә шатланып туя алмый ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading