16+

Филүс Каһировның хатыны Эльмира: «Иремә ияреп йөрүем көнләшү белән бәйле түгел»

Күп кенә артистлар гастрольләргә ирләре яки хатыннары белән йөри. "Бер үзен җибәрергә курка, көнләшә икән", - дип уйлаучылар да бар андыйлар хакында. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның хатыны бу хакта нәрсә әйтер?

Филүс Каһировның хатыны Эльмира: «Иремә ияреп йөрүем көнләшү белән бәйле түгел»

Күп кенә артистлар гастрольләргә ирләре яки хатыннары белән йөри. "Бер үзен җибәрергә курка, көнләшә икән", - дип уйлаучылар да бар андыйлар хакында. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның хатыны бу хакта нәрсә әйтер?

- Беренчедән, Филүскә ияреп йөрүем көнләшү белән берничек тә бәйле түгел. Сүз дә юк, иҗат карьерасы, мөнәсәбәтләребез башланганда аның янындагы фанаткаларын кайчак аңлап та бетми идем, шуның аркасында конфликт та тууы мөмкин иде. Ә аннары өйрәнеп беттем. Хәзер мин Филүснең администраторы. Концерт, аның чыгышлары белән бәйле барлык оештыру мәшәкатьләрен үз өстемә алдым. Декретта булсам да, без барыбер гел бергә йөрибез. Кирәк икән - балаларны да ияртәбез. Олы улыбыз Айдар туганнан бирле сәхнә артында. 4 ай тулгач ук, без аны үзебез белән гастрольләргә йөртә башладык. Тик менә быел ике бала белән нишләрбез?! Берсен үзебез белән алып, икенчесен Филүснең әнисенә калдырырбыз дип уйлыйм. Балаларыбыз машинада үсә, чөнки без һәрчак юлда - Башкортстан һәм Татарстан арасында.

- Филүс нинди әти соң?
- Искитмәле! Бала туганның беренче көненнән үк ярдәм итте: памперсын да алыштыра, юындыра, саф һавага да алып чыга, йоклата... Кирәк икән, мин рәхәтләнеп, үз эшләрем буенча берничә сәгатькә өйдән дә чыгып, йөреп кайта алам. Филүс балалар белән кала һәм: "Кайчан кайтасың?" - дип беркайчан да аптыратмый.

- Балаларыгызны "очындырып" үстерәсезме?
- Артык "очындырмыйбыз". Уенчыкларга килгәндә, сораганын алып бирергә тырышабыз. Айдар шулкадәр матур итеп сорый белә: "Зинһар өчен, алып бирегез әле", - ди. Ә алгач, берничә кат рәхмәтен әйтә. Шул балага ничек каршы киләсең инде?! Айдар гел уенчыклары белән бергә: аларны ашата, юындыра, балалар бакчасына алып бара... Уенчыкары күп түгел, әмма барысы да яратканнары. Аларның һәркайсы мультфильм геройлары һәм ул аларның исемен, тарихын белә.

- Өйдә балаларыгыз белән шөгыльләнәсезме? Әллә инде телефон тоттырып, мультфильм гына карап утыру яклымы Сез?
- Айдар белән элек күп шөгыльләнә идем, хәзер - әзрәк, чөнки бакчага йөри башлады. Хәрефләрне ул тиз отып алды: яшь ярымда алфавитны тулысынча белән иде. Русча, татарча, инглизчә саный, сүзләрне тәрҗемә итә... Өйдә һәрвакыт татарча сөйләшәбез, әмма русча да иркен аралаша. Мультфильмнарны күпләр өнәп бетми, әмма аның зур "плюс"ы бар: бала тел өйрәнә.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading