16+

Фирданияне ник диңгезгә ыргытканнар?

Фирдания Анисимова «Позис» заводында эшли. 18 яшеннән заводта. Элекке заманнар булса, чын пролетариат вәкиле дияр идең.

Фирданияне ник диңгезгә ыргытканнар?

Фирдания Анисимова «Позис» заводында эшли. 18 яшеннән заводта. Элекке заманнар булса, чын пролетариат вәкиле дияр идең.

Кулындагы чүкече белән һәйкәл итеп куярлык горур сын-кыяфәт үзендә.

- 1988 елда заводка килгәндә, унсигез яшем дә тулмаган иде әле. Нигәдер миңа остаз да билгеләмәделәр, - дип тәүге эш көннәрен хәтерендә яңарта ул. - Диңгезгә ыргыткандай, станок янында калдырдылар да киттеләр.

Күз курка, ә кул эшли, диләр бит. Авыр минутларында кычкырып елардай булса да, түзгән. Эш арасында механика техникумын тәмамларга да өлгергән.
- Тырыштым-тырмаштым, артка чигенмәдем. Хәзер инде үзем - өлгеләр әзерләү цехында өлкән мастер. Курыкмагыз, булдырам, дип максат куеп эшләгез, дип киңәш бирәм яшь эшчеләргә, - ди әңгәмәдәшем.

Эшче үзен түгел, ә коралын һәм эшен мактар, диләр бит. Ул да шулай.

- Кайбер кешеләр чит илләрдә ясалган җиһазларга чат ябыша. Белсеннәр: безнең суыткычлар - дөньяда иң сыйфатлысы, алар еллар дәвамында сынатмаячаклар. Детальләрне ясаучыларның, суыткычларны җыючыларның күбесе - хатын-кызлар. Шуңа күрә дә инде без - хуҗабикәләр, суыткычларны ватылмаслык итеп җыярга тырышабыз, - ди.

Яшел Үзәндә ясалган суыткычлардан файдаланганда, әлеге җиһазларга Фирдания кебек тагын йөзләгән хатын-кызларның хезмәте кергәнлеген искәрербез моннан соң.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading