Фәйрүзә Мөслимова үзен үрдәк белән чагыштыра: журналист та, шагыйрь дә, прозаик та ул. Күптән түгел Абдулла Алиш премиясенә лаек булды.
Скопировать ссылку
Фәйрүзә Мөслимова үзен үрдәк белән чагыштыра: журналист та, шагыйрь дә, прозаик та ул. Күптән түгел Абдулла Алиш премиясенә лаек булды.
Аны балалар әдәбияты үсешенә өлеш кертүче әдипләргә бирәләр. Фәйрүзә ханымның сөенечләре моның белән генә чикләнми: җәй көне үзенең туган көнендә килене онык алып кайткан, ә улы Татарстан китап нәшрияты директоры булып куйды.
«Ярты ел Ашхабадта яшәп, татарчаны оныттым»
- Фәйрүзә ханым, каләмегезне кайчан кыштырдата башладыгыз?
- Мин Актаныш районындагы үзебезнең Иске Балтач авылындагы башлангыч мәктәптә, аннары - Иске Кормашта, 8-10 нчы классларны Актаныш урта мәктәбендә белем алдым. баланың сәләтен укытучы күреп алып, аны үстерә белергә тиеш. Миңа ул яктан әдәбият укытучыларым белән бәхет елмайды. Математиканы да үлә язып яраттым. Укытучыбыз Әминә Муллаәхмәтовна теоремалар сыза башласа, аларны ничек исбатларга кирәклеген алдан белә идем. Ул мине мәктәптән соң математика буенча китәрмен, дип уйлаган. Әдәбиятны сайлап, начар эшләдем, дип уйламыйм.
1972 елда Казан университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга кердем. Татар төркемендә дүрт кыз һәм алты егет идек. Бүген дә бер-беребезнең ничек яшәгәнен белеп торабыз.
- Оныкларыгыз татар телен су урынына эчәме?
- Эчмиләр шул. Ник шулай булганына үзем дә гаҗәпләнәм. Илдар белән Диләрәгә, сез татар телен белү аркасында кеше булып йөрисез бит, дим. Дүрт оныгымның берсе - Азалия белән татарча сөйләшеп була әле. Илсинәгә берсендә Татарстан гимнын ятларга кушканнар. Беренче көнне сөйләмичә, «ике»ле алган. Шигырь ятлаганда, гадәттә, һәр сүзне тәрҗемә итеп, мәгънәсен аңлатам. Бервакыт Илсинәне мәктәптән алып, өйгә кайткач, ишекне эт дигән идем, миңа сәер генә карап куйды. Нәрсә булды, дим. Собака дип әйттең бит, диде. Диләрәнең улы Сәетне хоккейга яздырганнар. Берсендә аны алырга бардым. Чишенү бүлмәсендә эскәмиягә менеп басып, хоккей киемнәрен сала башлады. Сәетнең тешләре алышынган вакыт. Теш ничек, дип сорагач, ул төште тә утырды. Аптырап куйдым. Син миңа үзең слезай, дип әйттең, диде.
- Үзегезне үрдәк белән чагыштырам, дидегез. Шулай да балалар өчен әсәрләрегез иҗатыгызда нинди урын алып тора?
- Балалар өчен үз балаларым кечкенә булган чакта яздым. Соңыннан фотограф Ильяс Гыйләҗетдиновның «Сабантуй» газетасына мәктәп тормышыннан төшерелгән фоторәсемнәрен анда эшләгән Фәридә Вәгыйзова миңа бирә дә шуларга рәсем аслары уйлап чыгарырга куша иде. Мин аларны вакыйга итеп шигырь белән яздым. Бик күп җыелды. Аларны үземнең «Бүләк» китабыма да керттем. Китапның беренчесен Фәридәгә бүләк иттем.
Балалар өчен «Алтын капка» китабым Чаллыда «Аргамак» журналы нәшриятында чыгарга тиеш иде. Аны әзерләделәр, рәсемнәрен ясадылар, макетка салдылар, әмма КАМАЗдагы янгында журнал цехы да янып, китабым чыкмыйча калды. Күпмедер вакыттан соң аны «Аргамак» журналы кушымтасында чыгардылар.
- Сезне «Ялкын» журналыннан башка күз алдына китереп булмый. Хезмәттәшләрегез сүзенә ышансаң, үзегезне динозавр дип атыйсыз икән...
- «Ялкын»да 1982 елдан бирле эшлим. «Яшь ленинчы»дан соң өч ел 22 нче авиация заводы газетасында эшләп алдым. Эшчеләр газетага балалар сыман илаһиландырып карамый. Аннары яңадан балалар матбугатына кайттым. «Ялкын»да эшләгән дустым, якташым Эльмира Закирова, декретка китеп, мине үз урынына чакырды.
Комментарийлар