16+

Габделхәй Биктаһиров: "Хәния ярдәм сорап төшемә керде"

Бүген яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең безнең арабыздан киткәненә кырык көн булды.

Габделхәй Биктаһиров: "Хәния ярдәм сорап төшемә керде"

Бүген яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең безнең арабыздан киткәненә кырык көн булды.

"Челнинские известия" газетасы хәбәр итүенчә, искә алу чарасын Казан рестораннарының берсендә уздырачаклар һәм анда җырчының туганнары, хезмәттәшләре, дуслары катнашачак.

- Без Хәния Фәрхинең ире, "Бәйрәм" ансамбленең директоры һәм продюсеры - Габделхәй Биктаһиров белән хәбәргә чыктык, ул үзенең кайгысы һәм күңел кичерешләре белән уртаклашты, - дип яза "Челнинские известия" газетасы.

- Әле дә, Хәниямнең тавышын ишетмәс өчен телевизор, радио кабызмыйм. Аның башка юк икәненә йөрәк ышанмый. Бер тапкыр гына төшемә керде: "авыр, су баса бит", диде. Борчылып, иртән зиратка киттем, чыннан да яңгыр аркасында каберенең бер чите ишелгән иде. Тиз арада рәтләп куйдык. Кабер ташына заказ бирдем, анда Хәниянең якты образы сурәтләнүен телим.

Ул искиткеч кеше иде, безнең гаилә бәхете өчен Казаннан Чаллыга күченде, ул вакытта мин шунда эшли идем. Без танышкан көннең һәр нечкәлекләренә кадәр хәтерлим - аның зур, нурлы күзләрендә "баттым", - дигән аларга Габделхәй Биктаһиров.

"Челнинские известия" шулай ук, Хәния Фәрхи оештырган "Бәйрәм" ансамбеленең киләчәге белән дә кызыксынган.

- Бу хакта уйларга да куркам. Безнең коллектив артистлары әлегә ялда. Ләкин шунысын ачык беләм, Хәниядән башка ансамбльнең киләчәге юк, чөнки барысы да аннан, аның талантыннан тора иде. Миннән күп кеше аны кем алыштыра ала дип сорый. Кече кызым Алсу музыка мәктәбен бетерде, җырлый, гитарада, фортепианода уйный. Ул әле хәзер дә студент, ике югары уку йортында укый: Уфада көндезге бүлектә - юрист, Казанга читтән торып - экономист һөнәрен үзләштерә. Мөгаен, Хәнияне олы кызы Алия генә алыштыра аладыр - аның тавышы бик матур, беркемнекенә дә охшамаган, әнисе аны бик мактый иде, диск яздырырга да чакырды. Әмма ул башка юлны сайлады, шулай ук аның гаиләсе дә зур - өч баласы бар. Әгәр дә Алия җырчы булырга теләсә, аңа ярдәм итәчәкмен. Шулай булгач, аның тәвәкәлләп сәхнәгә чыкканын көтәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading