16+

Гүзәл Əхмәтова: «Бала гына табыйм әле!..»

Гүзәл Əхмәтованы авырлы дип язган идек, хәзер йөклелек чорына 7 ай, 2 айдан - октябрь башында бәбие туачак дип фаразлый табиблар.

Гүзәл Əхмәтова: «Бала гына табыйм әле!..»

Гүзәл Əхмәтованы авырлы дип язган идек, хәзер йөклелек чорына 7 ай, 2 айдан - октябрь башында бәбие туачак дип фаразлый табиблар.

- Бәбием бик актив, үземә охшаган бер дә тик тормый. Җыр куям да, шуңа бергә биибез. Авырлы булуыма карамастан, актив тормыш рәвеше алып барам. Əлеге вакытта да студиягә йөрим, "Кичке уен" дип аталган яңа җырымны яздырам. Ял итәргә дә вакыт юк. Бәлки августта диңгезгә барырбызмы дигән идек, табиб каршы төште, янәсе, чит илдә инфекцияләр күп.

- Декрет ялында озак утырачаксызмы?
- Юк, тамашачыдан аерылып тормыйчакмын. Бала тапканчы эшлим, бала тапкач та эшкә чыгачакмын. Яңа ел банкетларына заказлар кабул итә башладым. Əни көлә инде, чегәннәр кебек, балаңны гел ияртеп йөртәсеңме, дип. Нишлисең инде, бар артист та баласын шулай йөртә. Баламны имезәчәкмен, шуңа күрә, озакка калдырып булмаячак.
Мин эштә булганда, баламны әни белән ирем чиратлашып карар дип уйлыйм. Əни оныгы тууын зур түземсезлек белән көтә. Бала караучы яллауга каршы мин, баланы чит кешегә ияләштерергә теләмим. Эш акчада түгел, ә минем принципларда.

- "Йөкле чагында моны эшләргә ярамый, тегене..." дигән имеш-мимешләр күп. Аларга ышанасызмы?
- Əлбәттә! Чәчне кистермим әле. Бала туганчы аңа бер әйбер дә алмыйм.

- Бик дәү күренәсез!
- Əйе, корсак зур үсте, алдан йөри. Əмма тән авырлыгымны контрольдә тотарга тырышам, һәрвакыт дөрес тукланам.

- Европа өчен бу нормаль күренеш булса, Россиядә сезнең яшьтә бала табуны соң диләр...
- Бар да минем планнар буенча бара. Кечкенә чакта ук әнигә: "Карьера эшләгәч, машина, фатир алгач кына кияүгә чыгачакмын", - дип әйткәнмен. Шулай булды да. Моныңчы минем өчен иң мөһиме сәхнә иде, ә хәзер - гаилә. Бала гына табыйм әле!.. Илһам чыганагы бар, димәк, эшлиселәр алда әле!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading