Җырчы Гүзәл Әхмәтованың ел башында никахы булган иде. Узган атнада алар ире Рәфис белән никахларын рәсмиләштерделәр.
Туй Уфаның иң кәттә «Хилтон» кунакханәсендә урнашкан ресторанда узды. Гүзәл дизайнер Ольга Михайлова-Закирова теккән күз явын алырлык күлмәктә булган. Күлмәгенә кул белән 1500 күбәләк тә тегелгән.
Кияүгә соң чыгуы турында җырчы болай ди:
- Алланың «Амин» дигәненә туры килә, - диләр бит?!
Әнием сөйләве буенча, 8 яшьлек чагымда: «Йорт, шәп машина алып, карьера эшләгәч кенә кияүгә чыгачакмын, бала алып кайтачакмын», - дигәнмен. Яшь чакта гастрольләргә күп йөрелде, айлар буе кайтып кермәгән чаклар бар иде. Андый вакытта ничек бәби алып кайтасың инде?! Әле ике ел элек тә минем өчен иң мөһиме сәхнә иде, ә хәзер гаилә.
Җырчының бәби көтүе дә билгеле булды. Узган елны биргән бер әңгәмәсендә ул: «Үземне бик яхшы хис итәм. Әни булырга әзермен», - дип әйткән иде.
Комментарийлар