16+

Хастаханәдә нигә бәдрәф юк?!

Олы Әтнә хастаханәсендә ремонт эшләре бара. Терапия бүлегендә бәдрәф юк. Төзекләндерү вакытында вакытлыча бәдрәф ясарга онытканнар, ахры. Бу кайчанга кадәр дәвам итәр икән? Исемем редакция өчен генә, Әтнә районы, Олы Әтнә авылы.

Хастаханәдә нигә бәдрәф юк?!

Олы Әтнә хастаханәсендә ремонт эшләре бара. Терапия бүлегендә бәдрәф юк. Төзекләндерү вакытында вакытлыча бәдрәф ясарга онытканнар, ахры. Бу кайчанга кадәр дәвам итәр икән? Исемем редакция өчен генә, Әтнә районы, Олы Әтнә авылы.


Районга баргач, укучыбыз соравы буенча Олы Әтнә үзәк район хастаханәсенә дә сугылып чыктык. Каршыбызга очраган пациентлар: «Бәдрәфне ремонт вакытында төрле урыннарга күчереп тордылар, шуңа кайберәүләр, юк, дип уйлагандыр. Бәдрәфсез торган булмады анысы»,- диделәр.
Үзебез дә, бәдрәф эзләгән булып, хастаханәгә кердек. Ике катта унлап бәдрәф эшли.
Хастаханәнең баш табиб урынбасары Дамир Закиров өчен дә бу хәбәр гаҗәп тоелды.

- Хастаханәдә дәүләт программасы кысаларында башкарыла торган төзелеш эшләре күптән түгел төгәлләнде. Ремонт вакытында да хастаханә тулы режимда эшләде. Медицина учреждениесе 50 урынга исәпләнгән. Инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бар уңайлыклар тудырылган аерым палаталар каралган. Анда бәдрәфләр бүлмәдә үк урнаштырылган. Бәдрәфләрне без узган елны ук төзекләндергән идек. Быел кайберләренә косметик ремонт кына ясаттык. Этажда бер бәдрәф буш түгел икән, икенчесе бар. Авырулар өчен бар уңайлыкларны да тудырырга тырышабыз, - диде Дамир Закиров.


Татар тотып карамый ышанмый, диләр. Өлкән шәфкать туташы Әлфия Шәрәфиева белән бәдрәфләрне тикшереп чыктык. Барысы да эшли, чират юк, чиста. Укучыбыз әйткән терапия бүлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлар өчен, авыр хәлдәге пациентларга бәдрәфле ике палата бар. Моннан тыш, клизма ясау бүлмәсендә бәдрәф куйганнар. Гомуми бәдрәф тә эшли. Дөрес, аңа барыр өчен ике ишек аша чыгарга, 30 метр тирәсе тәпиләргә кирәк. Бәлки укучыбыз бу уңайсызлыклардан канәгатьсезлек белдергәндер, ишек артында бәдрәф барлыгын белмәгәндер дип тә уйлап куйдык.

- Элеккеге агач хастаханә вакытында да бәдрәф бина эчендә булды. Пациентларның йомышларын үтәргә урамга чыкканнары юк. СанПин таләпләре буенча шулай эшләнгән, гомуми бәдрәфкә аз гына барырга кирәк. Бик авыр хәлдәге авырулар өчен бәдрәфләр - палатада, ә йөри алганнарга хәрәкәт файдага гынадыр дип уйлыйм. Бәдрәф булмаса, хастаханә эшли алмас иде. Бу бит санитар кагыйдәләр буенча да ярый торган эш түгел. Кешегә ярап булмый инде, нишлисең, - ди Әлфия Шәрәфиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading