16+

Хәния Фәрхи: «Ходай биргән гомерне матур итеп яшәсәң, шул бик җиткән»

Хәния Фәрхинең 2009 ел ахырында "Безнең гәҗит"тә чыккан әңгәмәсеннән өзекне тәкъдим итәбез. Әлеге әңгәмәдә аның яшәеше, аңа гына хас фәлсәфә, хәтта бүгенге көнне алдан күреп, үзенең үлеменә карата әзер җавабы да бар шикелле.

Хәния Фәрхи: «Ходай биргән гомерне матур итеп яшәсәң, шул бик җиткән»

Хәния Фәрхинең 2009 ел ахырында "Безнең гәҗит"тә чыккан әңгәмәсеннән өзекне тәкъдим итәбез. Әлеге әңгәмәдә аның яшәеше, аңа гына хас фәлсәфә, хәтта бүгенге көнне алдан күреп, үзенең үлеменә карата әзер җавабы да бар шикелле.

Хәния ападан еш кына: "Син кайчан җырлый башладың?" дип сорыйлар. "Әллә беренче тапкыр әнием бишек җыры көйләгәндә, әллә әтиемнең гармунда уйнаган чагында, әллә 14 яшемнән ятим калган чорда, әллә Мәскәүгә килеп беренче стипендиягә бер телем ипигә дә акча калдырмыйча гармун сатып алган көндә", - дип җавап кайтара ул.


- Хәния апа, тормыш һәрвакыт матурлыктан гына тормый. Кайчакта кайгы да ишекне шакый. Сезнең тормышта кайсылары күбрәк булды?

- Иң беренче шатлык һәм кайгының нинди булуын ачыклар идем. Вак-төяк, көндәлек мәшәкатьләр, борчулар була. Олы һәм кара кайгылар да булырга мөмкин. Шатлык дигәндә, вак-төяк сөенечләр: эшеңә уңай бәя бирелү, гаиләдәге күңелле хәлләр… Миндә боларның барысы да булды. Инде шактый яшәлде. Гомеремнең кыл уртасы, көзенә авышкан чагы дияргә дә мөмкин. Бик зур югалтулар булды: әтиемне, өч бертуганымны (гаиләдә алар алты бала - Х.Ә.) соңгы юлга озатырга туры килде. Гомумән, күп туганнарны, иҗат дусларын югалттым. Кайгылар арасында бәйрәм, шатлыклар да булмады түгел, булды. Ике кызымның дөньяга килүе - хатын-кыз өчен зур шатлык һәм куаныч. Күп кеше: "Мин - иҗат корбаны", - дияргә ярата. Бу фикер белән һич тә килешә алмыйм. Мин, иң беренче чиратта, хатын-кыз һәм ана. Минем өчен сәнгатькә караганда балалар беренче урында тора. Оныгымның үсеп килүе дә бик зур сөенеч һәм шатлык. Халыкка танылуым, Татарстанның атказанган халык артисты исеме алу, йолдызлар аллеясендә исемемне мәңгеләштерү - бизмәннең шатлыклы ягында урын алган.

- Дөньяда "үлемсезлек" дигән төшенчә бар. Шуңа дару һәм чара эзлиләр…

- Ул даруны күптән уйлап таптым инде. Бердәнбер дару һәм чара - балалар. Миңа мең ел яшәрлек дару бирәм дисәләр дә, ризалашмас идем. Ходай биргән гомерне матур итеп яшәсәң, шул бик җиткән. Урталыктан да артык яшәгән гомер инде әллә ни искитәрлек булмый (урталык итеп Хәния апа 80 яшьне саный - Х.Ә.), ә тормышның матурлыгы - балаларыңны, оныкларыңны күрү ул.

- Үз тормышыгыздан кайсы чорны алып атыр идегез?

- Алай эшләү кирәк түгел. Бу - мин. Кайгы килгән икән, ул миңа килгән. Ишегеңне ачып, аны тиешле дәрәҗәдә кабул итә белергә һәм кире чыгарып та җибәрә белергә кирәк. Тормыш дәвам итә, каралып яшәргә ярамый. Нәкъ менә шул кайгылар, шушы шатлыклар мине Хәния Фәрхи итеп танытты да инде.

- Күңелегез тулганда нинди җыр искә төшә?

- Үзем беркайчан да аны сизмим. Күңелем белән һәрвакыт җырлап йөрим. Үзеннән-үзе вакыйганың төрлелегенә карап җырлар туа…

- Кайчандыр Мәскәүнең Измайлов паркында гармун белән чыгыш ясаган һәм бүгенге Хәния апа арасында нинди аерма бар?

- Күңелем белән әле дә шул Хәния. 32 ел вакыт узып киткән бит инде. Ул вакыттагы дуслар белән очрашкач, бер-беребездә бернинди үзгәреш тоймыйбыз. Профессиональ яктан тәҗрибә тупланды. Фикерләр дә ныгыды.

- Замана балалары дигәннән, сезнекеләр бу тормышка ничек яраклаша? "Без шундый идек, ә хәзер бала-чага әллә нишләде", - дип аларга кисәтү ясаган чаклар булгаладымы яки булгалыймы?

- Беркайчан да андый кисәтү әйтмәдем. Һәр заманның үз баласы. Гомер-гомергә яшьләр һәм картлар булган ул. Хәзерге яшьләр күзаллаулары, ә олылар тәҗрибәләре белән акыллырак. Яшьләрдән үрнәк алып, аларга тәҗрибәмне биреп яшәргә тырышам. "Юк, сез дөрес эшләмисез", - дип үз фикеремне көчләп такмыйм. Бәлки, бүгенге заманда шулай кирәктер дә. Яшьләрне бик яратам, алардан үрнәк алырга тырышам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading