16+

Һи-и, татарда...

Моңа кадәр бер игътибар иткәнем юк иде. Хәзер кеше колбаса ашамый башлаган икән бит. Менә элек сосалар иде колбасаны. Бер очраганда, ярты зарплатасына ала иде халык. Соңгы ун-унбиш елда берәрегезнең шулай иткәне бармы? Юктыр. Әйтеп торам ич, хәзер кеше колбаса ашамый башлаган.

Һи-и, татарда...

Моңа кадәр бер игътибар иткәнем юк иде. Хәзер кеше колбаса ашамый башлаган икән бит. Менә элек сосалар иде колбасаны. Бер очраганда, ярты зарплатасына ала иде халык. Соңгы ун-унбиш елда берәрегезнең шулай иткәне бармы? Юктыр. Әйтеп торам ич, хәзер кеше колбаса ашамый башлаган.

Менә элек алалар иде колбасаны, су буе чират иде. Чират килеп җитте дигәндә генә бетә дә куя торган иде. Шулай булмыйни, элек бит аны чын иттән ясыйлар иде. Сарымсак исләре килеп тора торган иде үзеннән. И хәзерге колбаса колбасамыни инде ул. Рәхәтләндереп чучка ите кушып ясамагач, тоткан саен бармакка мае буялып калмагач, аның колбасалыгы корсын.

Ну, кибетләрдә саткан булалар инде. Әллә нинди сортлылары бар. Бер Татарстанда гына әллә өч йөздән артык колбаса эшләүче бар, тик ашаучы юк. Шулай булырга тиештер инде ул. Һи, татарда ашарлык колбаса бармыни?! Татар колбасасы вторичный ич ул.

Хәзер халык сыра да эчми башлаган икән. Менә элек эчәләр иде сыраны. Бер алганда, ярты зарплатасына сыра ала иде ирләр. Полиэтилен капчык белән ташыйлар иде. Кайтып җиткәнче, ул пакет тишелеп чыга торган иде. Шундый затлы иде сырасы, капчыкны тишә торган. Берәрегезнең полиэтилен капчык белән сыра ташыганы бармы? Юктыр. Әйтеп торам ич, хәзер кеше сыра эчми башлаган дип.

Менә элек эчәләр иде ул сыраны, су буе чират иде. Ул чиратта сугыш иде. Кем көчлерәк, шул - көч белән, кем җитезрәк - җитезлек белән, кем җиңелрәк - җиңеллек белән алдыра торган иде. Кайчагында көчлеләр белән җиңелләр берләшә дә җиңел кешене чиратның иң башына атып бәрәләр, теге мескен касса авызына гына килеп төшә дә сатучыга акчасын биреп өлгерә, шундук чираттагылар кирегә чөя. Ә тегене атып бәргән әзмәверләр, чиратны ярып, сыра капчыкларын алырга килеп җитә. Хәйран кызык була торган иде. Полиэтилен пакетларыңны күтәреп кайтып барганда әле тагын бер төркем көтеп тора. Лезвие тотып. Аларга йә акча бирергә, йә сыра салырга кирәк, юкса капчыгыңны тишеп җибәрәләр. Менә шундый рәхәт заманнар бар иде. Хәзер алай түгел, хәзер сыра эчүче юк.

Ну, кибетләрдә саткан булалар инде. Әллә нинди сортлылары бар. Бер Татарстанда гына әллә өч йөздән артык сыра сатучы бар дигән булалар, тик алучы гына юк. Шулай булырга тиештер инде ул. Һи, татарда эчәрлек сыра бармыни?! Татар сырасы вторичный ич ул.

Хәзер халык джинсы да кими икән. Вәт элек кия торганнар иде. И-и-и, модный була торган иде ул джинсылар. Кулга төшерүе генә кыен иде. Ачыктан-ачык сатсалар, су буе чират торырга кирәк. Тора торган идек инде джинсы кияргә яраткач. Тик чират килеп җиткәндә генә йә джинсы бетә, йә төрткәләшә-төрткәләшә хәл бетә... Йә чират торганда караклар килеп кесәне чистартып киткән була... Берәрсе чит илгә чыкса, аңа бөтен акчаны кырып-себереп биреп, джинсы алырга кушып җибәрә торган идек. И ярата идек джинсы кияргә. Хәзер халык алай түгел икән.

Кибетләрдә саткан булалар да ул, әллә нинди сортлылары бар, тик алучы гына юк. Ничәмә-ничә тегүче бар Татарстанда, ничәмә-ничә фабрика, завод... Ә адәм киярлек, чират торып алырлык джинсы тегә белмиләр. Менә берәрегезнең күргәне бармы берәр фирманың джинсысын чират торып алганны. Юк. Элек бар иде. Элек тегә беләләр иде. Һи, татаргамы соң инде адәм киярлек джинсы тегәргә. Татар тегүчесе вторичный бит ул.

Халык хәзер икмәк тә ашамый икән. Элек хәтта авыл картлары да кибеткә икмәк килгәнне көтеп кенә торалар иде. Икмәк машинасы килгәнче үк чиратка басып куялар иде дә капчыклап алалар иде. Авылга китерми торсалар, район үзәгеннән ташыйлар иде. Шәһәр җирендә дә чират була торган иде күмәчкә, аруырагы эләксә, бишәрне-унарны ала торганнар иде. Менә берәрегезнең күргәне бармы хәзер икмәк чиратын? Күргәнегез бармы капчыклап ипи алган берәр кешене? Юк дигәндә, бишәр буханка алучыны? Әйтәм ич, халык икмәк ашамый хәзер.

Һәй, кибетләрдә саткан булалар инде. Әллә нинди сортлылары бар. Алучы гына юк. Чират торып алырлык итеп пешермиләрдер инде. Пешерә белмиләр. Меңнән артык икмәк пешерүче бар Татарстанда, ә чират торып алырлык икмәк юк. Шулайдыр инде. Һии-и, татар һөнәрчесе вторичный бит ул.
Хәзер халык китап укымый икән... Менә элек чират торып китап алалар иде... Өч йөздән артык язучы бар Татарстанда... Һи-и, татарда укырлык китап бармыни?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading