16+

Игелекле җаннар җыены: мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбиягә алучыларга 200 мең сум бирелә

Галимнәр, серләр эзләп, тирән диңгез-океаннарга төшәләр, карашларын иксез-чиксез күккә төбиләр. Ләкин иң серле дөнья ул - кеше күңеле, аның җаны, йөрәгедер, күрәсең. Тәрбиягә бала алган әти-­әниләрнең V Республика форумында нәкъ менә шундый олы йөрәкле игелекле җаннар җыелган иде.

Игелекле җаннар җыены: мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбиягә алучыларга 200 мең сум бирелә

Галимнәр, серләр эзләп, тирән диңгез-океаннарга төшәләр, карашларын иксез-чиксез күккә төбиләр. Ләкин иң серле дөнья ул - кеше күңеле, аның җаны, йөрәгедер, күрәсең. Тәрбиягә бала алган әти-­әниләрнең V Республика форумында нәкъ менә шундый олы йөрәкле игелекле җаннар җыелган иде.

Форумның беренче өлеше рәсми үтте. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Татарстан мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима һәм башкалар чыгыш ясады. Татьяна Ларионова үз чыгышында, республикабыз ятимнәренә аталарча кайгырту күрсәткәне өчен, Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары авызыннан Рөстәм Нургали улының мөмкинлекләре чикләнгән балаларны уллыкка-кызлыкка алырга тәвәккәлләгән гаиләләргә бер тапкыр 200 мең сум акча бирергә җыену хәбәрен ишетү табигать тарафыннан рәнҗетелгән сабыйлар язмышы өчен күңелләрдә өмет уятты.



Чөнки гаиләдә яшәү бәхетеннән башлыча нәкъ менә алар мәхрүм кала да инде. Ә болай безнең республика халкы ятим балаларга шактый мәрхәмәтле. 11717 ятим баланың 11150се гаиләләрдә яши. Узган ел гына да 1192 бала яңа әти-әниле булган. Республикабызның 8777 гаиләсендә тәрбиягә алынган балалар үсә. Ә бит элек алар бармак белән генә санарлык аз иде. Әлеге сөенечле саннар артында сабыйларның кабаттан елмаерга өйрәнүләре, өлкәннәргә ышанычлары кайту торуын уйласак, бу - шактый куанычлы нәтиҗә. Балага үсәр өчен гаилә кирәклеген берәүгә дә аңлатып торасы юк. Шуңа күрә дә хөкүмәтебез мондый игелекле гаиләләргә булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырыша. Шактый еллар рәттән уздырыла торган әти-әниләр һәм балаларның җәйге ял сменасы - мондый гаиләләрне бергә туплау, туган проблемаларын бергәләп чишәргә ярдәм итәргә тырышуның бер юлы. Мондый лагерь быел да ике сменада эшләячәк.

Форумның икенче өлешендә сүз тәрбиягә бала алган гаиләләрнең үзләренә бирелде. Бу теманы алардан да әйбәтрәк белүче кеше юк. Шуңа да күңелдәгеләрен ачып салдылар. Яшел Үзән районы Норлат авылыннан 12 ятим балага (икесен әле күптән түгел генә алганнар, берсенең мөмкинлекләре чикле) җылы кочагын ачкан Рәйсә Миңнуллинаның чыгышын зал алкышларга күмде.

«Кем кайда эшли шуннан алып кайта инде...» - ди ул, шаяртып. Һәм бу сүзләрдә хаклык та бар. Норлат балалар йортында эшләгәч, ул күңеленә кергән һәр баланы үзенеке итәргә тырышкан. Рәхмәт, ире Наил әфәнде дә каршы килмәгән. Аның үрнәгенә башка хезмәттәшләре дә ияргән. Шулай итеп, кайчандыр 100ләп сабый яшәгән ятимнәр йортында хәзер аларның саны 40ка да тулмый. 28е Рәйсә ханым шикелле игелек­ле әти-әниләрнең гаиләләрендә сыену урыны тапкан. Рәйсә ханым үзләренең районнарында тәрбиягә бала алган 100ләп гаиләне берләштерүче оешманың рәисе дә әле. Алар тирә-күрше районнарга чыгып, чит баланы да яратырга мөмкин булуын аңлаталар. «Һәр өлкән кешенең максаты бер булырга - һәр бала гаиләдә яшәргә тиеш!» дигән фикерне алга сөрә алар.

Кукмарадан «Игелек» оешмасы җитәкчесе - өч ятимгә ана булган Роза Шәйхетдинованың да горурланып сөйләр сүзләре күп. Балаларның берсе Мәскәүдә Халыклар Дуслыгы университетында укый. Районның 32 гаиләсендә 57 бала бәхетле булып үсә.

Яшел Үзәндә яшәүче Шубин-Мордовиченколар гаиләсе җиде ятим малайга (!) җылы оя гына түгел, тормыш дәресе дә бирә. әти-әниләрен шатландырып, егетләр спорт белән дә шөгыльләнәләр, кул арасына кереп, эш кораллары тотарга да өйрәнәләр. Видеороликтан күреп, без алар өчен чын күңелдән сөенеп утырдык.

Света һәм Марсель Халиевлар гаиләсе бертуган өч сабыйны Оренбург өлкәсе Орск шәһәренең балалар йортыннан алып кайткан. «Икәү бардык, бишәү кайттык», -ди алар, ул көннәрне искә төшереп. Югыйсә, бер бала алабыз дип кенә барган булганнар. Алар аласы баланың туганнары барлыгын баргач кына белгәннәр. Ләкин сабыйлар бер анадан булсалар да, туганлык җепләре өзелгән булган: төрлесе төрле төркемдә яшәгәннәр. Әти-әнигә аларның туганлык хисләрен яңадан уяту өчен шактый тырышырга туры килгән.

Айсылу Чижевская гаиләсендә тәрбияләнгән Даниэл НТВ каналында бара торган «Ты супер!» тапшыруында катнашып, Филипп Киркоров белән бергә чыгыш ясаган. Әгәр дә бу сабыйлар шушындый кайгыртучан гаиләләргә эләкмәгән булсалар, аларның язмышлары ничек булыр иде икән?..
Форумга делегат булып килгән гаиләләрнең һәрберсе турында укучы кулыннан төшерми укый торган китап язарлык.

Форумнан мин зур сөенеч белән кайттым. Кайчандыр телефон аша гына танышып аралашкан Әтнә районы Бәрәзә авылыннан Радалия ханымның да хыялы чынга ашкан: ул дүрт сабыйны җылы кочагына алган. Түбән Камадан ун яшьлек Рома (кул чуклары җилкәсеннән үскәнгә, аны яратып «канатлы малай» дип йөрткәннәр) да бүген бик бәхетле булып, әни кочагында Новосибирск өлкәсендә яшәп ята. Димәк, ятимнәребез саны тагын бишкә кимегән. Шулай бергәләп тырышсак, алар бөтенләй дә булмас әле. Бу көнне якынайтуда мондый форумнарның әһәмияте әйтеп бетергесез.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading