16+

Илһам Шакиров кемгә йодрык төйнәгән?

Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров кичә юл уңаеннан гына Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләренең хәлен белеп чыккан.

Илһам Шакиров кемгә йодрык төйнәгән?

Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров кичә юл уңаеннан гына Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләренең хәлен белеп чыккан.

"Илһам абыйның машинасы килеп туктауга, барыбыз да урамга чыктык. Чиратлашып Илһам абый белән фотога төштек", - дигән "Интертат.ру" электрон газетасы хәбәрчесенә филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова.



Иң беренче булып Илһам абый белән фотога Айдар Фәйзрахманов төшкән. "Хәлең ничек, Илһам абый?" - дигән сорауга олпат җырчы: "Әйбәт әле, Фәйзрахман", - дип җавап кайтарган.


"Фәйзрахман"нан соң Илһам Шакиров белән фотога филармония директоры Кадим Нуруллин, музей һәм китапханә мөдире Алсу Хәкимова һәм матбугат секретаре Зимфира Гыльметдинова да төшкән.



Машина ишеге һаман ачык булгангамы, Илһам абый туңган, күрәсең. "Ишекне ябыгыз инде, суык керә бит", - дип, җырчы хезмәттәшләре белән саубуллашкан.

Фотолар арасында Илһам абыйның йодрык төйнәп төшкәне дә бар. Бу йодрык кемгә юнәлгән? - дигән сорауга Зимфира Гыйльметдинова, көлеп: "Йодрыкны ул шаяртып кына күрсәтте, Илһам абый шаярта бит инде ул", - дигән.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading