16+

Илһам Шакировның бертуган апасы: «Илһам беркайчан да, җырчы булам, димәде» (ВИДЕО, ФОТОЛАР)

Зәй районына сәфәребез вакытында очраклы рәвештә генә легендар җырчыбыз Илһам абый Шакировның апасы белән таныштык. Дүрт-Мунча авылы аша узганда, безне озатып йөрүче районның мәдәният бүлегендә эшләүче Кәүсәрия Кузнецова: «Бу авылда Илһам Шакировның апасы яши», - дип әйтеп ычкындырды.

Илһам Шакировның бертуган апасы: «Илһам беркайчан да, җырчы булам, димәде» (ВИДЕО, ФОТОЛАР)

Зәй районына сәфәребез вакытында очраклы рәвештә генә легендар җырчыбыз Илһам абый Шакировның апасы белән таныштык. Дүрт-Мунча авылы аша узганда, безне озатып йөрүче районның мәдәният бүлегендә эшләүче Кәүсәрия Кузнецова: «Бу авылда Илһам Шакировның апасы яши», - дип әйтеп ычкындырды.

Шунда ук юлдашларыма карап куйдым. Күзләрдә очкын барлыкка килде, авызлар ерылды. Аңлашыла инде, Зәйнәп апа Гыйльметдинова белән һичшиксез танышып чыгарга кирәк иде. Вакыт ягы кысан булса да, очрашасы кешеләр көтеп торса да, биш кенә минутка дия-дия, Зәйнәп апаның өенә уздык.



аның турында, ул үзе дә бик матур итеп җырлый, дип, юлда барганда ук әйткәннәр иде. Иң башта быел 88 яшен тутырачак Зәйнәп апаны җырлатып алдык, артык ялындырып тормады - «Сарман» җырын сузып та җибәрде. Шакировлар тумышлары белән Сарман районының Яңа Бүләк авылыннан. Зәйнәп апа исә бирегә килен булып төшкән. 40 ел клубта җыештыручы булып эшләгән. Авылдашлары аның җырлый-җырлый эшләргә яратуын әле хәзер дә искә алып сөйли. Авылга килгән кунакларны бәлеш пешереп сыйлый торган булган. Илһам абыйның да иң яраткан ризыгы итле бәлеш икән. Сөйләшүебез үзеннән-үзе яраткан җырчыбызга күчте.
- Илһам миннән алты яшькә кечкенә. Бала вакытыннан ук җырлый иде инде. Әткәйне 1937 елны төрмәгә утырттылар. Әни, үзен юатыпмы икән, гел җырлый иде. Аңа ияреп, Илһам да җырлый. Шушы авылда кияүдә булган бертуган Гыйльмениса апабыз килә иде безгә. Аның, булды, җырламагыз, юньлегә түгел бу, әтинең башына җитәсез, бәхетсезлек китерәсез, дип ачуланганы хәтердә. Ә алар барыбер моңланды. Әни, мескенкәем, күңеле янганга җырлагандыр инде, - дип искә ала ул.
Әтиләре Гыйльметдин авылның оста тимерчесе булган. Ындыр табагында эшләгән вакытында икмәк сугу машинасы ватыла. Төшкә кадәр аны төзәтеп куя. Әмма авыл куштаннары кызу эш өстендә «бер атна буе төзәтми ятты» дип өстеннән язалар.

- Әтине төнлә Минзәләгә алып киттеләр. Шул китүеннән без аны күрмәдек. «Халык дошманы» дип, Сталин төрмәләрендә юк ителде. 1940 елда Имаметдин абыебыз аның белән күрешеп кайтты. Шуннан соң әти турында бер хәбәребез дә булмады. Әни алты бала белән берүзе калды. Әтине алып киткәч, йорт салырга дип кайтарып куйган бүрәнәләрне дә алып китеп бетерделәр. Энебез Кыям бик булдыклы, тырыш булып үсте. Армиядән кайткач, яңа өй җиткерде. Гөлсем апабыз яшьтән торф чыгаруда булды. Гыйльмениса апабыз да бик матур җырлады. Ә Илһамыбыз үзе җырларга яратса да, беркайчан да, җырчы булам, димәде. Беренче сыйныфка укырга кергәннән алып бер концерт та аннан башка узмады. Чыршы тирәли җырлап кына түгел, биеп йөргәне дә хәтердә. Җырлый башласа, авыл карчыклары туктый алмый елый иде. Күрше Чыршылы авылында укый башлагач та сигез чакрым араны барганда да, кайтканда да җырлап йөрде. Ул Казанга укырга киткәч, өйдәгеләр барыбыз бер сүздә булып: «Җырлап тамак туймый, берәр эшкә кер», - дип кат-кат әйтә идек. Әнкәй дә: «Көне-төне юлда йөрисең, болай яшәп булмый», - дип гел әйткәләде. Әни үлгән көнне дә ул төнлә Украинага китәргә, анда концерт куярга тиеш булган. Аңа тиз генә телеграмма суктылар. Самолет белән кайтып төште. Әнкәйне күмгәч, тагын аэропортка чыгып китте. Аны озатканда сөйләшкән сүзләребез бүген дә истә. «Мин шушы көнгә кадәр бәхетле булганмын, ә хәзер тома ятим калдым», - диде Илһам. Син генә түгел, бөтенебез дә ятим калдык, дигәнемә, ул: «Апа, синең ирең, балаларың бар, ә минем беркемем дә юк», - диде. Өйләндеребез соң сине дә, дигәч, минем гаилә корырга вакыт юк, булмас та инде, дип куйды. Әнкәй исән чакта Илһамга кунакка барып тора иде, аның ялгыз булуына бик борчылды, - дип сөйли Зәйнәп апа.



Зәйнәп апа Илһам абый белән еш күрешеп тора икән.
- Кичә генә телефоннан озаклап сөйләштек. Алты туган арасыннан без Илһам белән икәү генә калдык бит, - ди.
Аның яныннан тиз генә чыгып китәсе дә килмәде, тәмләп сөйләгәннәрен тыңлап кына утырасы иде дә бит... Клуб мөдире Гөлнара Салихова әйтүенчә, ул авылның тере тарихы, энциклопедиясе дә икән.
- Зәйнәп апа ветераннар клубына йөри, бик актив, бер генә бәйрәм чарасын да калдырмый. Балалар да аның белән очрашырга ярата, сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлыйлар. Ә клубта ул утырткан яран гөлләре ел әйләнәсе шау чәчәктә утыра, - ди Гөлнара ханым.

Зәйнәп апа безне, якын туганнары кебек, капка төбенә чаклы чыгып, кул изәп озатып калды. Эчкерсез, гади, киң күңелле булуы, тыйнаклыгы елмаеп торган йөзенә, күзләренә дә чыккан. Машинага утырып киткәндә, кыска вакытлы бу очрашудан йөзләребез тагын да яктырган иде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары һәм видеолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading