16+

Илһамия Аглеева: "Хәсрәтне җиңәргә кул эшләрем ярдәм итте"

Мастикадан тортлар, балчыктан алкалар, ясалма чәчәк­ләрдән төрле композицияләр, зәвыклы магнитлар, балалар өчен чәч каптыргычлары, муенсалар, бәйләнгән киемнәр... Илһамиянең эшләренә карыйм да, бер кеше боларның барысын да ничек эшләп өлгерә икән, дип уйлыйм. Күпме фантазия, күңел байлыгы, сабырлык кирәк бит монда.

Илһамия Аглеева: "Хәсрәтне җиңәргә кул эшләрем ярдәм итте"

Мастикадан тортлар, балчыктан алкалар, ясалма чәчәк­ләрдән төрле композицияләр, зәвыклы магнитлар, балалар өчен чәч каптыргычлары, муенсалар, бәйләнгән киемнәр... Илһамиянең эшләренә карыйм да, бер кеше боларның барысын да ничек эшләп өлгерә икән, дип уйлыйм. Күпме фантазия, күңел байлыгы, сабырлык кирәк бит монда.

Илһамия Аглеева - Саба районы Шекше авылы кызы. Мәктәптә укыган чагында ук рәсем ясарга сәләте була аның. Әбисе бәйләргә өйрәткәч, бу аның төп шөгыленә әйләнә. Фантазиясен эшкә җигеп, ниләр генә бәйләми ул. Кияүгә чыккач та, кызы Диләрәне баштан-аяк үзе бәйләгән кием-салымнан йөртә. Җылы эчлекләр куеп, кышкы пәлтәләргә кадәр бәйли хәтта. Белгечлеге буенча Илһамия технолог. Юрист дипломы да бар. Әмма, әнисе гомере буе балалар бакчасында эшләгәч, кызын да вакытлыча гына булса да дип, шунда чакыралар. Илһамия, үзе дә сизмәстән, балалар бакчасында эшләп кала. Беренче кызы белән декрет ялында чагында, бер дә кул кушырып утырырга яратмаган кыз, нишлим икән, дип эзләнә башлый. Аш серкәсенә салынган яшелчәләрне сувенир итеп банкаларга тутырып яба. Рәсемнәр ясап, шул сурәтләрне төсле пайеткалар белән чигәргә тотына. Башкалар аның бу эшләрен күреп, гаҗәпкә калалар, алга таба да дәвам ит, талантың бар, дип канат куялар.

Илһамия бертөрлелектән тиз туя. Шуңа да чиккән картиналардан ясалма чәчәкләр белән бизәлгән сурәтләргә күчә. Тора-бара бизәнү әйберләре: алкалар, түштамгалар, браслет, муенса, брелоклар ясый башлый. Үзе артык бизәнеп, көн саен алка алыштырып йөри торган көяз кызлардан түгел Илһамия. Ә менә башкаларга матурлык өләшәсе килү теләге алкалар ясарга этәрә аны.
- Башта интернеттан алкаларның ничек ясала икәнен укыдым. Аннары алкалар өчен төп материал - полимер балчык кайда сатыла икән дип эзләдем, ниһаять, барысы да әзер булгач, бизәнү әйберләре ясауга күчтем. Вак-вак детальләрне әвәләп, балчык алканы бизәкләп, духовкада киптерәм, кайберләрен ташлардан ясыйм. Урамда кызларда үзем ясаган алкаларны күргәч, күңелле булып китә, - ди Илһамия.

Ясаган әйберләрен сату уенда булмаса да, кызлар аңа заказ бирә башлый. Кайсының сары күлмәгемә алка, аксыл кофтасына аерым муенса кирәк. Кыскасы, материал бәясен капларлык булса да, акчасы булыр дип, бик арзан бәядән Илһамия алкаларын сата башлый. Кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре бик кыйммәт саналса да, Илһамиянең алкалары 120 сумнан гына башлана.
- Иң мөһиме - җанга рәхәтлек бирсен, кул эшләрем акча эшләү чыганагы түгел. Ирем Рамил дә бу шөгылемә тыныч карый, сиңа ошый икән, рәхәтләнеп эшлә ди, - ди ул.

Кечкенә кызы Эмилия дә әнисенең төп ярдәмчесе. Тиздән өч яше генә тулса да, әнисе янында мәш килә ул, җепкә энҗе дә тезә, балчык әвәләргә дә булыша, иң мөһиме - комачауламый утыра белә.
- Урманга барсам, үлән җыям, кибеткә керсәм, гадәти булмаган савыт-саба, сувенирлар күзәтәм. 60 яшен яңа гына тутырган әнием кинәт кенә арабыздан китеп барды. Бу хәсрәтне җиңәргә дә шул кул эшләрем ярдәм итте. Кайгылы чакта өй эшләренә тотыныр­га күңел бармый, ә чәчәкләр, алкалар - болар барысы да йөрәктәге яраларымны ямады, - ди Илһамия.

Илһамиянең ире Рамил Казан егете булса да, гаилә Саба районы Шәмәрдән бистәсендә төпләнеп калган. Авылда үз почмагың булу рәхәт, сала тормышы бөтенләй башка инде ул, диләр алар. Хәер, Казанны сагынырга да өлгермиләр үзләре. Ай саен диярлек калада каенаналарында кунак булалар.

Илһамиянең шөгыльләрен санап бетерерлек түгел. 25 төрле миләүшә чәчәге дә үстергән ул. Алга таба нинди шөгыльгә күчәсен әле үзе дә белми, иң мөһиме - ул башкаларга шатлык өләшсен, үзенә җан тынычлыгы бирсен.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading