16+

Илсөяр Кәбирова: «Иван-чәйнең дүрт килограммыннан бер килограмм чәй чыга»

Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Кәбировлар гаиләсендә бүген кызу урак өсте. Печән дә әзерлиләр, җиләккә дә йөриләр, халык телендә русча атамасы белән танылган иван-чәй дә җыялар. Барысы да бер вакытта, барысына да өлгерергә кирәк.

Илсөяр Кәбирова: «Иван-чәйнең дүрт килограммыннан бер килограмм чәй чыга»

Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Кәбировлар гаиләсендә бүген кызу урак өсте. Печән дә әзерлиләр, җиләккә дә йөриләр, халык телендә русча атамасы белән танылган иван-чәй дә җыялар. Барысы да бер вакытта, барысына да өлгерергә кирәк.

Бер җәйдә гаиләгә ел әйләнәсенә җитәрлек чәй әзерлиләр алар. Иван-чәй (копорский чай, кипрей дигән атамалары да бар әле аның), татарча, кырлыган дип атала. Әлеге дару үләнен киптереп ясалган чәй бигрәк тә тәмле һәм хуш исле була, ди. Бу эшкә бигрәк тә Саба халкы маһир дигәч, мондый шифалы чәй әзерләү остасы Илсөяр апаны мин менә шушы район кешеләреннән сорашып таптым. Бу эшкә ул ирен дә, улын-киленен, кызын-киявен дә җәлеп иткән. Мәктәптә озак еллар биология фәнен укытып, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Илсөяр апа дару үләннәрен яхшы белә. Үзенең укучыларын да үләннәрне дөрес итеп җыю, киптерү һәм чәй ясау серләренә өйрәткән. Алар белән бергәләшеп шул үләннәрне җыеп, ит тарткыч аша чыгарып, гранулалы чәйләр әзерли торган булганнар.



Илсөяр апа әйтүенчә, иван-чәйне чәчәк аткач кына җыярга кирәк. Чәчәкләре йонлач булып, ефәк җепселләр хасил итә башлагач җыярга ярамый. Август урталарына кадәр әле ул чәчәктә утыра.
- Чәчәкләрен, яфракларын аерым җыябыз. Өйгә кайткач, яфрагын чиста чүпрәк өстенә таратып куябыз. Биш-алты сәгать шунда шиңеп ята. Аннары зур эмаль яки пластмасс табага салып, ике уч белән ышкыйбыз, камыр изгән кебек изәбез. Шул рәвешле аның күзәнәк төзелеше бозыла, караңгы төскә керә, аз гына дымлана. Ышкый торгач, ике уч кына булып кала. Дүрт килограмм үләннән бер килограмм чәй чыга. Аларны пластмасс чиләккә тыгызлап тутырып, өстен бастырып куябыз, ул анда әчи. Бу «ферментация» ысулы дип атала. Чиләктә 24-30 сәгать тотабыз да җиләс урынга ак кәгазь өстенә таратып салабыз. Кемдер газ мичендә киптерә, мин алай эшләмим. Файдалы матдәләре калсын дип, җиләс урынга гына куям. Вакыт-вакыт селкеткәләп алам. Берничә көн кипкәч, чүпрәк капчыкларга тутырам да коры урынга элеп куям. Чәчәген исә аерым киптерергә генә куябыз. Чәйнең тәме тора-бара гына ачыла, өч-биш айдан ул тагын да тәмлеләнә. Кыш көне исе дә, тәме дә бөтенләй башка була. Аны кибет чәенә кушмыйбыз, аерым төнәтәбез. Өстенә кайнар су салып, 15-20 минут төнәткәч, кап-кара чәй барлык­ка килә. Аны салкын килеш эчсәң дә тәмле. Мунчадан чыкканда эчәр өчен иван-чәйгә чабыр үләнен (чаб­рец) дә кушарга мөмкин. Гөлҗимеш яки кипкән җиләк яфракларын салыр­га да була, - дип бик тәфсилләп сөйләде ул безгә.

Кырлыганны гына түгел, яшь чия, кура җиләге яфракларын да кышка шулай эшкәртеп куя икән ул. Мәтрүшкә, мелисса, чабыр үләнен исә ферментация ысулы белән эшкәртеп булмый, ди. Аларын киптерергә генә кирәк, дип киңәш бирә Илсөяр апа.
Кан басымы түбән булган кешеләргә иван-чәйне куллану тыела.

Кырлыган нәрсәдән файдалы?

Кырлыган составында витаминнар, органик кислоталар, пектин, дуплау матдәләре, эфир майлары бар. Аның чәе баш авыртканнан, авитаминоздан, йокысызлыктан, ютәлдән файдалы. Ул тынычландыра, иммунитетны, кан составын яхшырта, кан басымын төшерә, чәч тамырларын ныгыта, ашкайнату процессын, нерв системасы эшчәнлеген көйли.



Гади итеп киптерелгәненә караганда, ферментлашкан кырлыган биологик активлыгы белән аерылып тора. Шуңа да аны көненә 5 грамм гына (ике аш кашыгы) кулланырга була. Ярты литр чәйнеккә ике чәй кашыгы кырлыган салсаң да җитә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading