16+

Интеллигентлар үлеп бетәчәк!

Җәмәгать! Залда интеллигентлар бармы?

Интеллигентлар үлеп бетәчәк!

Җәмәгать! Залда интеллигентлар бармы?

Интеллигентлар үлеп бетәчәк!
Бетәчәк алар. Әнә минем күршедә бер член-корреспондент яши. Татармын, ди. Тик мин шикләнәм.

Бермәлне эшкә урнаштырдым моны. Ресторанга. Ә ул нишли? Нәрсә эшли ул член-корреспондент?! Залга фахишәләрне үткәрми. Фахишәләрне ресторанга кертми! Соң, аларны да үткәрмәгәч, кем керсен ул ресторанга. Колхозчымыни?! Ну, шуннан соң атыш башланды. Чүт исән калды теге корреспондент.
- Юк, булмый миннән. Мин лутчы мусор буду убирать, - ди соңыннан.

- Ярый, ярый... Бик яхшы... Бер көн эшлисең, ун көн ял итәсең. Ун мең доллар кесәңдә. Но убирать придется не только мусоров.
- Юк, миннән булмый. Менә мин балаларны яратам, бәлки, шундый эш...
- Ярый, ярый... бик яхшы, мәктәп балаларына наркотик сатарсың.

- Юк, булмый... Булмый... Менә мин берничә телдә сөйләшәм... Валюта саный беләм....
- Ярый, бик яхшы... «Интурист»ка урнашырсың. Валютный проститут булып.
- Юк... Миннән булмый...

Әйтәм бит, үлеп бетәчәк алар. Кулларыннан бер эш килми, ә яшәргә телиләр!..


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading